Барысыда бәхетле булды!
(Тәтеш, 19 февраль, «Тәтеш таңнары»). Традиция буенча «Каенкай» балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көнендә "Ягезәле малайлар" дип исемләнгән спорт бәйрәме узды. Тәрбияләнүчеләр дәртле җырлар җырладылар, төрле уеннар уйнадылар: игътибарлы шоферлар һәм капитаннар булдылар, "мина" ны, "снаряд" лар аттылар, разведчиклар каршылыкларны җиңеп чыктылар, командалар аркан тарттылар. Балалар алып баручының сорауларына җавап биреп, үз эрудицияләрен күрсәттеләр.
Барысы да бар көчтән беренче булырга тырыштылар. Залда көлү, шау-шу һәм күңел ачу хөкемсөрде. Барысыда бәхетле булды!
Нет комментариев