Спорт

Өлкәннәр дә, балалар да волейбол уйнады

Олы Шәмәктә волейбол ярышында Тоншермадан – бер, Кече Шәмәктән һәм Олы Шәмәктән – икешәр – барлыгы биш команда катнашты.

(Тәтеш, 11 март, «Тәтеш таңнары»).

Өстәвенә волейболчыларның тәҗрибәсе һәм яше төрлечә иде: спорт залында мәктәп укучылары, студентлар, әтиләр ярышты. Олы Шәмәк урта мәктәбенең физик культура укытучысы Владимир Тимесков волейболда дусларча очрашуның оештыручысы булып тора.
–  Балалар кыш айларында барыннан да бигрәк өйдә утыра, алар спорт белән күбрәк шөгыльләнсен дип телисе килә. Авыл командалары арасындагы мондый матч – үзенә бер төрле тәҗрибә, –  ди ул.
Тоншерма волейболчылары җиңү яуладылар, икенче урынны Олы Шәмәктән әтиләр командасы алды, шушы ук авылның мәктәп укучылары – өченче урында.   
 


Нет комментариев