Спорт

Һәрвакытта югарылыкта

Тәтеш спортчылары яшүсмерләр арасында җиңел атлетика буенча ТР Чемпионатында һәм беренчелегендә җиңел атлетиканың берничә төрендә республиканың көчле спортчылары белән ярышты.

(Тәтеш, 26 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Тәтешнең спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең уңышлар тартмачыгын Яна Михайлова ядрә этәрүдә алтын медаль белән тулыландырды. Беренчелектә 3000 метрга йөгерүдә Вера Камалованың беренче урын һәм Владимир Устимовның – “көмеш”. Яшь тәтешлеләрнең тренеры – Рәшит Габдрахманов һәм Анастасия Рипанова. “Бик тә тырышып күнегүләр ясыйбыз, – дип уртаклашты алар. – Яшьләрне алда – Идел буе федераль округы беренчелеге көтә, алар анда чыгыш ясаячак”.
 


Нет комментариев