Спорт

Спорт белән үрелеп барган тормыш

Байрашта мәктәп укучылары, авыл яшьләре, студентлар, шәһәрдән ялга кайтучылар катнашындагы җыелма командалар: “Т-34”, “Яңа юл”, “Камета”, “Арсенал”, “Танклар”ның Ватанны саклаучылар көне уңаеннан волейбол турниры узды.

(Тәтеш, 5 март, “Тәтеш таңнары", Сания Сәмигуллина).

Без килгәндә мәктәп спорт залында уенчыларның бер­-берсен хуплап һәм җанатарларның көч биреп кычкырган тавышлары әллә кайдан яңгырап, умарта кортлары оясын хәтерләткәндәй, гөжләп тора иде. 

Ярыштагы ир-егетләрне һәм җыелучыларны сәламләп чыгыш ясаган җирлек башлыгы Әсхәт Гобәев, авыл имамы Шәриф хәзрәт Шәфигуллин күңел түрләреннән чыккан матур теләкләрен җиткерделәр һәм гадел җиңү, уңышлы уен юлдаш булсын, ­диделәр.
Әйтергә кирәк, уенга кергән утыз кешене биш командага бүлгәннәр.  “Биредә барысы да үзебезнекеләр, байрашлар, уйный. 

Менә икенче ел рәттән волейбол ярышы үткәрелә. Мәктәп директоры Гөлназ Котдусова спорт булсынмы, башка чаралар дисеңме, һәрвакытта хуплап тора, ярдәм итә”, – диде мәктәпнең физкультура ­укы­тучысы Зөфәр Минвәлиев. 

“Әлеге ярышка бертуган Раил, Рафис, Руслан Шәфигуллиннар, Илмаз Заһидуллин, Шакир Әхмәдуллин, шулай ук ярышта катнашучыларның барысы да (автор искәрмәсе: барысын да исемләп санап чыгу мөмкин түгел, барлыгы 21 кеше), Апастан Әлфинур ханым матди яктан  зур ярдәм күрсәтте, җирлек башлыгы Әсхәт Гобәев, төп оештыручы Илдар Сәяхфәров һәм башкаларның булышлыгы зур ихтирамга лаек”, – ­диделәр байрашлар.

Зөфәр Рәшит улы билгеләп үткәнчә, мәктәпнең спорт залына яшьләр атнага 3 тапкыр волейбол белән шөгыльләнергә җыела икән. Мисалга, 7-9нчы сыйныфларның барысының да диярлек әлеге ярышта катнашуы моңа ачык дәлил.

“Бик кызыксынып күзәтәбез, күңелебез белән аларга көч өстәп торабыз”, – диделәр уен карап утырган ­тамашачылар.

Мәктәп ашханәсендә мәш килгән аш пешерүчеләрнең дә хәл-әхвәлен белеп чыгарга булдык. Исламия Минвәлиева, Зөлфия Сабирҗанова, мәдәният хезмәткәре Ләйсән Хәйруллина елмаеп каршыладылар. “Уен тәмамлангач барысын да тәмле итеп сыйлыйбыз. Студентлар һәм мәктәптә укучы кызлар да табын әзерләргә булышты”, – диделәр уңган аш-су осталары. 

Шулай итеп, ярыш кызганнан-кыза барды. Манма тиргә батып уен белән һәвәсләнгән ир-егетләр җиңү өчен җан-фәрманга тырышты. Менә очколар исәбен санап, нәтиҗә чыгарыр вакыт җитте.  Беренче урынны “Т-34” командасы яулады, 2нче урында – “Камета” командасы, “Танклар” командасы – өченче булды. Җиңүчеләр һәм алдынгылыкка чыккан командалар күчмә кубок, медальләр, турнир грамоталары белән бүләкләнде. 
 


Нет комментариев