Василий Мосин һәм тәтешле Александр Фурасьев (тренеры Виктор Филиппов), “дубль”дә көмеш медаль яуладылар.
(Тәтеш, 15 август, «Тәтеш таңнары»). Австрия шәһәре Леоберсдорфта узучы стендка ату буенча Европа Чемпионатында Татарстан спортчылары: Василий Мосин һәм тәтешле Александр Фурасьев (тренеры Виктор Филиппов), “дубль”дә көмеш медаль яуладылар.
Безнең мәргәнчеләр Липецк өлкәсеннән Артем Некрасов белән бергә командада ярыштылар, һәм гомумән алганда 450 мөмкинлектән 393 мишеньгә тидерделәр. Ярышларда җиңгән Италия җыелмасыннан россиялеләр 22 очкога калыштылар, Австриядән килгән бронза призерлардан 94 очкога өстен чыктылар.
Нет комментариев