Республикабыздагы барлык районнарда да физкультура белән шөгыльләнергә мөмкинлек тудырган спорт мәйданчыклары 2023 елга кадәр сафка басачак.
(Тәтеш, 30 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Татарстаныбызда 2020 елда “Спорт – тормыш нормасы” федераль проекты нигезендә ГТО нормаларын тапшыра торган яңа 9 спорт мәйданчыгы корылачак. Әлеге эш “Демография” илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Агымдагы елда бу проект ярдәмендә Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә универсаль спорт залын, Әлмәт һәм Аксубай районнарында ике футбол кырын төзеп, кулланылышка тапшыру ниятләнә.
Яр Чаллы шәһәрендә өсте ябулы йөзү бассейны төзелеше дәвам иттереләчәк һәм өсте ябулы боз сарае торгызылачак.
Башкалабыз Казандагы “Тасма” стадионындагы җиңел атлетика өчен ясалган йөгерү юлларына төргәкле яңа япма җәергә тиешләр. Татарстандагы спорт мәктәпләренә хоккей уйнау өчен җиһазлар җыелмасы, боз катыру машиналары кайтарылачак. Яңа спорт объектын төзү буенча проект муниципаль-шәхси хезмәттәшлек кысаларында башкарылачак.
Нет комментариев