Безнең районның “Идел” командасы мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогының финал этабына узды.
(Тәтеш, 19 февраль, «Тәтеш таңнары»). Безнең районның “Идел” командасы мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогының финал этабына узды.
2010-2011 елларда туган футболчыларыбыз малайлар командасы арасында 2021 елгы мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогының зона этабында икенче урынны алды. Яшь “иделчеләр” кыр хуҗаларыннан – беренчелекне яулаган Кама Тамагы командасыннан бераз калышты. Уеннар киеренке булды, турнирның өч командасы да бер үк күләмдә очко җыйды һәм җиңүчеләр бары тик туплар аермасы буенча гына ачыкланды.
Нет комментариев