Тәтештә стендка ату буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды
Ярышларда 100дән күбрәк мәргәнче катнашты, алар 4 комплект бүләк отып алды.
(Тәтеш, 19 июль, "Тәтеш таңнары"). Тәтешнең стендка ату мәктәбе территориясендә ике көн дәвамында стендка ату буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Ярышларда 100дән күбрәк мәргәнче катнашты, алар 4 комплект бүләк отып алды.
Тәтешлеләр Артур Селюков (тренеры Виктор Филиппов), Радик Хәсәнов (тренеры Александр Вавилов), Иулитта Егорова белән Айсылу Абдурахманова (тренерлары Виталий Вахтуров) “трап” күнегүендә җиңүчеләр исәбендә. Александр Арсеньев шәкерте Вероника Корсакова “скит” күнегүендә мактау пьедесталының өченче баскычына күтәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев