Яшь бадминтончылар Мактау баскычына күтәрелделәр
Алексеевск поселогында җирле предприятие призына бадминтон буенча турнир узды.
(Тәтеш, 28 июль, "Тәтеш таннары").
Алексеевск поселогында җирле предприятие призына бадминтон буенча турнир узды. Ярышларда җирле спортчылар да, Мәскәү вәкилләре дә катнашты, шулай ук Тәтеш спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә чакырылган иде.
Дарья Зиновьева ялгыз хатын-кызлар разрядында турнир җиңүчесе булды, Диана Нуриева бронза медаль яулады, ә хатын-кызлар арасында парлы разрядта Ульяна Васина һәм Азалия Полозова чемпион булды. Кызларның тренеры Руслан Таҗиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев