Пристаньга “Джамбул” хезмәт күрсәткән чакта... (2нче часть)
1940-1950 елларда Тәтеш пристане Куйбышев линиясе пароходы карамагында булган.
(Тәтеш, 30 декабрь, “Тәтеш таңнары”, Елена Калашникова).
Дәвамы. Башы 95нче санда.
Узган санда Тәтеш пристаненең элекке начальнигы Григорий Макаров хатирәләренең беренче өлеше басылып чыккан иде. Бүген без сезнең игътибарыгызга кулъязманың икенче өлешен тәкъдим итәбез.
“Өлкән яшьтәге кешеләр әйтүенчә, инкыйлабка кадәрге вакытларда Идел елгасы территориясендә Тәтеш өяз шәһәре каршында сәүдәгәр Калсановлар, Ашмариннар, Серебряковларның җиде пристане булган. Пристаньнарның берсе – пассажирларныкы, калганнары йөк причаллары буларак хезмәт куйган. Бу причаллардан ашлык, нигездә, он, бәрәңге һәм башка авыл хуҗалыгы продуктлары төяп озатканнар. Он Иделнең – өске, бәрәңге – аскы юнәлешенә, Әстерханга чаклы җибәрелгән. Тәтеш пристаненнән пассажирларны “Кавказ һәм Меркурий” оешмасы, “Самолет” оешмасы судноларында җибәргәннәр. Пассажир линиясе бер булган: Түбән Новгородтан алып Әстерханга кадәр барган һәм кире кайткан.
Тәтеш өяз шәһәрендә сәүдәгәр Калсановларның һәм Ашмариннарның ике тегермәне эшләгән, алар он тарттырганнар, ярма ярдырганнар һәм үз причалларыннан төрле юнәлешләргә төяп озатканнар. Тегермән складларыннан причалга илтү җигүле ысул белән башкарылган, ягъни “Якорь” оешмасының атларында һәм арбаларында төяп җибәрелгән. Иделгә төшү юлы шәһәрнең төньяк өлешендә булган, ул хәзерге вакытка кадәр эшли.
Причаллар Таш өемнәре артында булган. Ул йомры таш кисәкләрен, зур түгәрәк ташларны күз уңында тоткан һәм Идел елгасына 100-150 метр чамасы эчкә кереп торган. Аның киңлеге 350 метр тирәсе булган. Бу өемнәр кыш айларында судноларны саклау буларак хезмәт иткән. Причаллар шушы өемнәр артында кышлаганнар. Революция булганнан соң, пассажирлар өчен бер пристань калган. Ул агачтан ясалган бер палубалы суднодан торган, ярга ике свай терәге белән бәйләп куелган һәм күчерелеп йөртә торган басмасы булган. Суднода 25 тонна йөк күтәрүчәнлекле аерым бер төрле ике ябык склад бинасы урын алган. Ярда 150 кешегә кадәрге сыйдырышлы җәйге төрдәге пассажир вокзалы эшләгән. Вокзалда шулай ук кул йөген саклау камерасы, ана белән бала өчен бүлмә, буфет, кайнар ризык әзерләнә торган кечерәк ашханә хезмәт куйган. Ярда әрҗәле-данәле йөкләр, оннарны, ярмаларны капчыкларда төяп җибәрү өчен склад булган”.
Дәвамы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев