Исемнәре белән Россияне данлыйлар
Тәтешлеләр Советлар Союзы Геройлары истәлеген хөрмәтлиләр.
(Тәтеш, 29 март, "Тәтеш таңнары", Динә МАНСУРОВА). Безнең бүгенге язмабыз танылган якташыбыз Павел Ханжин турында.
Павел Семенович Ханжин Тәтештә эшчеләр гаиләсендә туа. Шәһәрдәге 1нче мәктәптә белем ала. Бөек Ватан сугышы башланганчыга кадәр өч көн алда Казандагы авиация-техник хәрби училище курсанты итеп кабул ителә. 1941 елның октябрендә инде курсант Ханжинны Кызыл Армия сафларына чакыралар. Ул Мәскәү янында беренче хәрби чыныгу ала. Ханжин хезмәт иткән чаңгы батальоны сугышчылары немецлар тылына йөриләр, еш кына үзләре белән әсирләрне дә алып кайталар. Ветеран фашистларның ерткычлыгы үзләрендә күрәлмау хисе тудыруын, шуңа күрә һәр хәрби өчен “Безнең эш тайпылышсыз, Җиңү безнең якта булачак!” дигән изге сүзләрне еллар узганнан соң да еш искә төшергән.
Павел Семенович 1942 елның мартыннан Үзәк, Сталинград, Дон, Степной, 2нче һәм 1нче Украина фронтларында фидакарьләрчә сугышкан.
Степной фронты гвардиясенең 57нче укчы дивизия армиясе разведка взводы командиры, кече лейтенант Ханжин Пушкарев авылы тирәсендә Днепрны кичкәндә батырлык күрсәтә. Ул 1943 елның сентябрендә алгы төркем җитәкчелегендә елганың уң ярында плацдармны басып алуда катнаша. Документларга игътибар итик – Павел Ханжинның 1943 елның 13 октябрендәге бүләкләнү кәгазе: “Днепр елгасын кичәргә һәм булган өч көймәне файдаланып, Пушкарев утравын яулап алырга дигән боерык кабул ителде. Бурыч иң авырларының берсе, ләкин Ватан таләп итә, һәм иптәш Ханжин куркуларсыз беренче булып алынды. Ул үзенең взводы белән кешеләрне яшерен рәвештә суга китереп җиткерде һәм гадәттән тыш көчле ут булуга карамастан, үз взводын тиз генә көймәгә төяп, аны кыю рәвештә елганың уң як ярына алып китте”.
Немецлар тирә-якны ракеталар белән яктыртып, көймәләрне күрәләр һәм ут ачалар. Мина шартлаганда ике солдат һәлак була, көймә әйләнеп каплана, Ханжин сержант Пошитько белән суга егылып төшә. Алар коралларны ташламыйча, ярга кадәр йөзеп чыгалар һәм дошманга каршы кул сугышына керешәләр. Разведчиклар взводы фашистларның контрһөҗүмен кире кагып, чикне полкның төп көче килгәнчегә кадәр тота. Ә икенче төнне Ханжин төркеме янә беренчеләрдән булып елганың башка култыксасы аша аркылы кичеп чыга һәм дошман белән сугыша башлый. Бу вакытта взводтан 9 кеше исән кала. Алар Пушкарев авылына үтеп керәләр һәм өстәмә көч килгәнче, сала читен үз кулларында тотып торалар.
Кече лейтенант Ханжинга Днепр елгасын уңышлы кичеп чыккан өчен Ленин ордены һәм “Алтын Йолдыз” медале тапшыру белән Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Шуннан соң Павел Семенович тылга чакырып кайтарыла, ул анда 1944 елда офицерлар составын камилләштерү курсларын тәмамлый. Өйрәнүләрдән соң, ул фронтка үзенең полк составына кайта.
Разведка офицеры Висло-Одер һәм Берлин операцияләрендә катнаша. Ул 1945 елда Мускау шәһәре өчен бәрелешләрдә кыйммәтле мәгълүматлар биргән 7 немец солдатын шәхсән үзе әсирлеккә алу белән аерылып тора, ә өч көннән соң Вейсвассер шәһәре өчен бәрелешләрдә Ханжинның разведка төркеме 14 гитлерчыны әсирлеккә төшерә, алар да тулы мәгълүматлар бирәләр, бу шәһәрне кулга төшергәндә совет командованиесе тарафыннан файдаланыла. Сугыш тәмамлангач, тәтешле армиядә хезмәт итүен дәвам итә. 1956 елда хәрби-сәяси академияне тәмамлый, 1971 елда полковник исемендә запаска китә. Тәтешкә даими кайтып йөри, яшь буын белән очрашыр өчен үзе укыган мәктәбенә килә. Гомеренең соңгы елларын Дүшәнбе шәһәрендә уздыра. 2007 елда вафат була.
Шәһәребезнең Мемориал Дан территориясендә Советлар Союзы Герое Павел Семенович Ханжинның бюсты урнаштырылган. Ул укып чыккан 1нче мәктәп, Тәтеш һәм Дүшәнбе шәһәрендәге урамнар аның исемен йөртә.
Фото Ханжиннарның гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев