Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Азалия гран-при яулады

Район мәдәният йортында “Татар кызы – 2023” исеменә лаек булу өчен унөч кыз үзенең осталыгын, уңганлыгын күрсәтте

фото: Сания Самигуллина
Бәйгене районның татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова ачып җибәрде, кызларга уңышлар теләде һәм чараның тәртибе белән таныштырып үтте. Алып баручы Рамилә Хәйбуллинаның сәламләү һәм канатлы сүзләре бәйгегә үзенә бер төрле рух күтәренкелеге, ялкын өстәде.

Берникадәр дулкынланган татар кызларына чигүле калфаклар, бала итәкле күлмәкләр, милли бизәкләр төшерелгән изүләр, ике якка үреп салынган толымнар шулхәтле килешеп тора, сок­ланып туя алмаслык. Барысы да бер кашык су белән йотарлык! Ә инде сәхнәгә чыккач, үзләренең җитди дә, сөйкемле дә, сәләтле дә, кыю да булуларын тагын бер кат ­расладылар. 

Өч сәгатькә якын барган бәйгедә кызлар үзләре белән таныштырдылар, биеделәр, җырладылар, татар халык киемнәренең затлылыгын күрсәттеләр, милли ризык­лар пешерү серләре белән уртаклаштылар. Бәйгечеләрнең остазлары, әниләре зур тырышлык куйганлыгы күренеп тора. 

фото: Сания Самигуллина

Татар кызларының уңганлыгын мәртә­бәле жюри әгъзалары бәяләде. 

– Кызлар, чыннан да, үз исем­нә­ре­нә лаек булуларын күрсәт­те­ләр. Чөнки барысы да бәй­гегә тиешле дәрәҗәдә әзерләнеп килгән, алар – чын татар кызлары! Әлеге бәйгеләр яшьләрнең искиткеч талантлы, кызыксынучан булуларын, үзләренең ана телен, йолаларын чын күңелдән яратуларын, хөрмәтләвен күрсәтә, – дип билгеләп үтте “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рима ­Сафиуллова.

Мондый ярышларны караганда кызларны бер-берсеннән аерып аласы килми, әлбәттә, тик шулай да иң-иңнәр өстен чыга. Шулай итеп, “Татар кызы – 2023” бәйгесендә гран-прига татар урта мәктәбе укучысы Азалия Матиева лаек булды (остазлары Гөлзәр Сәгыйрова, Резидә Гыймадиева, Әнисә Шәйдуллина).  Җиңүче берәү генә булса да, яшь туташлар: Әминә Халитова (“Татар кызы – 2023”, Тәтеш, остазы Румия Шәйхетдинова), Ильмира Шәрәфиева (“Иң ихлас кыз”, Алабирде, остазы Гөлсинә Габбазова), Алинә Хәйруллина (“Иң тырыш кыз”, Тәтеш, остазы Гөлия Нәфигина), Алинә Мөхитова (“Иң максатчан кыз”, Алабирде, остазы Гөлсинә Габбазова), Нәргизә Хәйруллина (“Иң мөлаем кыз”, Байраш, остазы Ләйсән Хәйруллина), Самина Закирова (“Иң сөйкемле кыз”, Бидәңге, остазы Гөлназ Идрисова), Инзилә Нургалиева (“Иң сәләтле кыз”, Кече Әтрәч, остазы Алсинә Фәйзуллина), Самира Гатауллина (“Иң иҗади кыз”, Тәтеш, остазы Гөлнур Хәсәнова), Диана Нургалиева (“Иң кыю кыз”, Кече Әтрәч, остазы Алсинә Фәйзуллина), Зәринә Йосыпова (“Иң сылу кыз”, Тәтеш, остазлары Рузилә Хәмидуллина,  Алинә Йосыпова), Сабина Сәйфетдинова (“Иң уңган кыз”, Бидәңге, остазы Раилә Ибраһимова), Ралинә Мәүлиханова (“Иң зыялы кыз”, Тәтеш, остазы Ми­ләү­шә Мәүлиханова) төрле номинация­ләр буенча бил­геләп үтелделәр. 

Бәйгечеләрне ахырдан иганә­че, “Ак калфак” һәм “Татар гаиләсе” иҗтимагый оешмалары, “Р. Г. Сафиуллова” КФХ, “Колос” авыл хуҗа­лыгы җитәкчесе Рима Сафиуллова, эшкуар, ТР Рәисе каршындагы вәкаләтле вәкилнең Тәтеш районында  эшкуарлар хокукларын яклау буенча иҗтимагый вәкиле Рәмзия Рәфыйкова, тәтешле Гөлчәчәк Зәйнуллина тәбрикләп, һәркайсына акчалата сертификат һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев