Сергеевлар гаиләсе сайлауда катнашты
Җәмгыять

Сергеевлар гаиләсе сайлауда катнашты

Сергеевлар гаиләсе Тәтештәге 2нче урта мәктәп бинасында урнашкан 2586нчы сайлау участогына беренчеләрдән булып килүчеләр арасында булды.

Ирле-хатынлы Кристина һәм Игорь, аларның уллары Константин һәм Кристинаның әнисе — Лариса Тайманова — участок ачылганчы ук килеп, эш көне башланганчы тавыш бирергә өлгерергә теләделәр.

Гаилә өчен сайлауда катнашу — аңлы гражданлык позициясе. «Без һәрвакыт сайлауларда катнашабыз, чөнки тавышыбызның мөһим икәнен беләбез. Без үз киләчәгебезне сайларга тиеш. Безнең сайлавыбыз дәүләт өчен мөһим», — дип ассызыклады Сергеевлар.

Бюллетеньнәрне сайлау тартмасына яшь Константин төшерде — гаиләдә гражданлык бурычының әһәмиятен аңлау шулай буыннан-буынга тапшырылып килә.


Нет комментариев