Җиңү өчен “Нива”
Көн темасы

Җиңү өчен “Нива”

Тәтештә махсус хәрби операциядә катнашучыга автомобиль тапшырылды.

  • Автомобиль алгы сызыкка җибәреләчәк – ул Алексей Пономарев хезмәт иткән мобиль-ут ачу төркеменә кирәк: анда юлсыз урыннарда да йөри ала торган техника аеруча мөһим.

Хәрби хезмәткәр әйтүенчә, “Нива”ның түбәсе кисеп алыначак. Бу хәрби йөкләмәләрне үтәү өчен уңайлырак булачак.

Җиңү өчен “Нива”. Фото: Галина Таҗетдинова

Алексей Пономарев Тәтеш шәһәрендә туган. Һава десанты гаскәрләрендә хәрби хезмәтен үтәгән вакытта Россия Федерациясенең Саклану министрлыгы белән контракт төзегән. Махсус хәрби операциядә аның башыннан  ук материаль тәэмин итү ротасы составында катнаша. Суворов медале белән бүләкләнгән.

– Махсус хәрби операциядә катнашучыларга Тәтеш эшмәкәрләре, аграрийлар һәм шәһәр халкы ярдәм итүе турында берничә тапкыр ишеткәнем булды. Шуңа күрә якташларымның ярдәменә өметләндем һәм ялгышмадым, – диде Алексей. 

Машина тапшыру чарасына ул әти-әнисе һәм туганы белән бергә килде

Сүз уңаеннан, яшь егетнең абыйсы Сергей да махсус хәрби операциядә катнаша.

Россия хәрбиләренә автомобильне “Полимер Поволжье” предприятиесе директоры Нияз Гайнутдинов тапшырды. “Нива” аның күптән түгел бакыйлыкка күчкән әтисенеке булган. Машинаны хәрбиләргә тапшыру карары илне саклаучыларга ярдәм итәргә теләүдән чыгып кабул ителгән.

– Без махсус хәрби операциядә катнашучыларга даими ярдәм күрсәтәбез. Моны күңел кушуы буенча эшлибез. Бу автомобиль – әтием турындагы истәлек. Ул егетләребезгә ярдәм итсен, алар белән бергә җиңүне якынайтсын, – дип уртаклашты Нияз Камил улы. 

Чын күңелдән, якын кешесе истәлегенә тапшырылган “Нива” хәзер уртак эшкә хезмәт итәчәк һәм хәрбиләргә өйдә аларны көтеп торуларын, алар белән горурлануларын искә төшереп торачак.


Нет комментариев