Белем бирү төрләрен карадылар
Көн темасы

Белем бирү төрләрен карадылар

Тәтештәге гражданнарны яклау көллиятендә I Халыкара фәнни-гамәли конференция булып узды.

(Тәтеш, 20 декабрь, "Тәтеш таңнары", Елена Викторова, фото Тәтеш дәүләт гражданнарны 
яклау көллияте тарафыннан тәкъдим ителде ). Чарада Казан, Буа, Лениногорск, Минзәлә, Тәтеш, Чистай, Аксубай, Сарман, Чүпрәле, шулай ук Мәскәү һәм Казахстанның һөнәри белем бирү оешмаларыннан һәм югары уку йортларыннан илледән күбрәк вәкил катнашты. 

“Әлеге халыкара фәнни-гамәли конференциядә беренче тапкыр катнашабыз. “Ресурс үзәкләре: стратегияләр һәм үсеш тәҗрибәсе” чарасының темасы Татарстан өчен дә, шулай ук Казахстаннан безнең хезмәттәшләргә дә бик файдалы. Ресурс үзәкләре – ул нәтиҗәле кирәклек һәм заман таләбе. Бүгенге көндә югары сыйфатлы, һөнәри белемне бары тик аның иң төрледән-төрле концентрацияләре белән һәм берләштереп кенә биреп була”, – дип билгеләп үтте гражданнарны яклау көллияте директоры Татьяна Адаева.

Чыгышлар барышында гадәттән тыш хәлләрдә иминлекне тәэмин итү өлкәсендә һөнәри белем учреждениеләрендә илебезнең һәм чит илләрнең хакимият, бизнес һәм шәһәр оешмаларының үзара нәтиҗәле хезмәттәшлек төрләренең техносфера өлкәсендә белем бирүгә заманча якын килеп эшләү тәҗрибәсе белән бәйле мәсьәләләр һәм башка сораулар каралды. 

Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллиятендәге компетенцияләрнең махсус ­мәйданчыкларында укытучылар-тренер­лар та­рафыннан үткәрелгән мастер-класслар конференциянең әһәмиятен тәшкил итте.

“Сабый” балалар бакчасында тәрбияләнүче Эмиль Нуриев конференциянең иң яшь катнашучысы булды, ул су ресурсларын файдалану һәм саклау проблемасы турында “Өйдәге су кайдан” проектын тәкъдим итте. 
 


Нет комментариев