Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бөркетләр очарга өйрәнә

Райондагы барлык мәктәпләрдә башлангыч сыйныф укучыларын “Россия бөркетләре” хәрәкәте сафларына кабул итүгә багышланган тантаналы чаралар узды.

фото: Мадина Ибатуллина

“Россия бөркетләре” – иле­­безнең актив гражданнарын тәрбияләү буенча киң күләмле бөтенроссия проекты, “Беренчеләр хә­рәкәте” Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең беренче баскычы. 

Шәһәр мәктәп­ләренең беренче сыйныф укучылары өчен чара яшьләр мәдәни-күңел ачу үзәгендә ­оештырылды. 

Район башкарма ко­мите­ты­ның мәгариф бү­леге начальнигы урынбасары Инна Лазарева педагогларны, балаларны һәм аларның  бәйрәмгә килгән туганнарын мөһим вакыйга белән ­котлады.  

фото: Мадина Ибатуллина

– Бүген сез фикердәш­ләр­нең зур бер командасына әвереләсез, анда сезне игелекле эшләр, күп яңалыклар, танып белүләр, кызыклы һәм файдалы әйберләр көтә. “Бөркет” булу – һәр нәрсәдә һәм һәрчак алда булу, үзеңдә Ватанга мәхәббәт, белемгә омтылу, хезмәт сөючәнлек, намуслык, итагатьлек һәм дуслык тәрбияләү дигәнне аңлата. Сезнең “Россия бөркет­ләре” исемен лаек­лы йөртә­чәгегезгә һәм район­ның, рес­публиканың, бөтен иле­безнең горурлыгы булачагыгызга ышанабыз, – дип билгеләп үтте Инна ­Владимировна. 

Чараның тантаналылыгы, үзен­чә­леге һәм әһә­мияте байраклар күтәр­гән төркем чыгу, ­Россия гимнын башкару белән гәүдәләндерелде.
Багышлау тантанасын “Беренче­ләр хәрәкәте”нең беренчел бүлек активистлары, тәрбия буенча директорлар киңәшчеләре Людмила Лазарева белән Гүзәл Саматова үткәрде. 

Өлкән дусларыннан махсус значоклар һәм хәрәкәт символикасы төшерелгән рюкзаклар алгач, һәрбер класс түгәрәкләнеп басты. Балалар, кулга-кул тотынып, антын әйттеләр, үз Ватаннарын яратырга, яхшы итеп укырга, гадел һәм намуслы булырга, өлкәннәргә ярдәм итәргә, барлык эшләрдә дә үрнәк булырга вәгъдә иттеләр.   

– Бүген оныгым Арсений Кули­доб­риның үзен­чә­лекле көне, ул аңа җентек­ләп әзерләнде. Үземнең дә октябрят булган чакларымны хәтерлим. Безгә йолдызчыклар, башта гади­ләрне, тимерне, аннары башка төрлерәкне тапшыралар иде. Без бик шатлана идек, октябрят исемен кадерләдек. Без бер-беребезгә булышырга, укуда да, эштә дә ярдәм итәргә, тәртипле булырга тырыштык, – дип уртак­лашты шәһәрле Нина Овчинникова. – Тантанада мин дә дулкынландым. Значоклар тапшырганда балаларның күзләрендә шатлык, горурлык очкыннары балкуын күрдем. Ә гимн­ны алар ничек илһамланып җырладылар! Сәхнәдә һәм залда да бер-берләрен ничек итеп сәламләделәр! Арсений – “Әкият” балалар бакчасының элекке шәкерте, төркемгә йөрүче балаларның кайберләре хәзерге вакытта беренче мәктәптә укый, бер өлеше – икенче мәктәптә. Алар очрашуга шундый сөенделәр. Тантаналы ант бирү, значоклар тапшыру беренче сыйныфларның хәтерендә озак сакланыр.

Әлеге хәрәкәт балаларны патриотик тәр­бияләү өчен бик кирәкле һәм мөһим булып тора. 

– “Россия бөркетләре” – башлангыч сыйныф уку­чыларының  социаль активлыгын үстерү программасы, аның кыйммәтле нигезләре: Ватан, команда, гаилә, сәламәтлек, табигать, танып белү. Программада катнашуның мөһим принцибы – барысын да бергәләп, бердәмләшеп эшләргә һәм башкалар өчен эшләргә, – дип басым ясады “Россия балалар үзәге” ФДБУның патриотик тәрбия өлкәсендә проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыру бүлегенең әйдәп баручы эксперты Ольга ­Моисеева. – Программада бары тик кече сыйныф укучылары гына түгел, шулай ук педагоглар да, ата-аналар да һәм өлкән сыйныфлардагы укучылар-остазлар да катнашты. Балалар һәм олылар тыгыз хезмәттәшлектә белем бирү тренингларын узалар. Биремнәрне үтиләр һәм командада эшләүнең үзенчәлекле тәҗрибәсен алалар, анда һәркем башкаларга ярдәм итә. Һәм барысы бергә уртак максатка омтыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев