Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Кешеләрдә — тарих» яраткан рубрикаларның берсе булды

Узган ел дәвамында без газетабыз битләрендә «Кешеләрдә — тарих» рубрикасы астында предприятиеләр һәм оешмалар коллективларының элекке фотосурәтләрен бастырдык, ә газета укучыларга анда сурәтләнгән кешеләрне танырга кирәк булды.

 

Без вәгъдә иткәнчә, проектта иң актив катнашучыларыбыз ел нәтиҗәләре буенча бүләкләр алдылар. Роза Чахирева, Владимир Фролагин, Валентина Кормакова, Зөһрә Какунина редакциягә барысыннан да ешрак шалтыраттылар һәм хатирәләре белән уртаклаштылар. 
Газетаның яңа чыккан санының һәркайсыннан соң ук без телефон трубкасында алар тавышын ишетә идек. 

— Сез бик кызыклы проект уйлагансыз, безнең өчен чын викторина. Барлык коллективларны да диярлек таныдым. Кайчакларда шулай да булды, фотосурәттәге йөзләрне беләм дә кебек, ә кемнәр икәнлеген — искә төшерә алмыйм, — дип уртаклашты Валентина Васильевна. 

— «Кешеләрдә — тарих» проектыннан алган тәэсирләрне сүзләр белән генә әйтеп җиткереп булмый. Фотоларга карагач, ирексездән балачакны, үсмер вакытларны, яшьлекне исә төшердем. Һәр сурәтне үземнең тормышым белән бәйләдем, чөнки фотосурәттәге кайбер коллективларда миңа эшләргә туры килде. Сурәтләр бастырылган битне ачкач, уйлап куя идем: боларның бит барысы да үзебезнең егетләр һәм кызлар. Бервакыт Богдашкинодан Вова Таймановны базарда очраттым, ул минем кыз туганым белән укыды. «Син кичәге газетаны ачып карадыңмы?» — ди ул. «Әлбәттә, беренче булып ачам», — дим мин. «Редакциягә яз, фотода бит безнең педагогика училищесы укытучылары», — ди ул«, — дип сөйли Владимир Александрович.

P. S. Хөрмәтле укучылар! «Кешеләрдә — тарих» проекты тәмамланды, шулай да безнең коллектив яңа идеяләр эзләүдә. Әгәр сезнең тәкъдимнәрегез бар икән, 89600412228, 2-54-95 номерлары буенча шалтыратыгыз. 

16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев