Җомга, 31 июльдә, мөселманнар изге Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк
Корбан бәйрәме уңаеннан гает вәгазе район мәчетләрендә 3 сәгать 30 минутта башлана.
(Тәтеш, 30 июль, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов районда яшәүчеләргә үзенең котлавын җиткерде: “Барлык мөселманнарны алда торган якты һәм изге Корбан бәйрәме белән котлыйм. Сезнең укыган догаларыгыз кабул булсын һәм барлык башлангычларда уңыш, күңел тынычлыгы, иминлек китерсен”. Коронавирус белән бәйле вәзгыять аркасында, Корбан гаетенә төзәтмәләр кертелде. “Мәчеткә гает намазына килүчеләрнең үзләре белән шәхси битлекләре, перчаткалары, намазлыклары булуын үтенәбез. Мәчеттә социаль ераклык чаралары катгый үтәләчәк”, –
диде Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов.
Корбан бәйрәме уңаеннан гает вәгазе район мәчетләрендә 3 сәгать 30 минутта башлана.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев