Район башлыгы Рәмис Сафиуллов автомобиль транспорты хезмәткәрләрен, тармак ветераннарын һәм автомобиль сөючеләрне бәйрәм белән котлый
Көн темасы

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов автомобиль транспорты хезмәткәрләрен, тармак ветераннарын һәм автомобиль сөючеләрне бәйрәм белән котлый

29 октябрь – Автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре көне.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов автомобиль транспорты хезмәткәрләрен, тармак ветераннарын һәм автомобиль сөючеләрне бәйрәм белән котлый: 

– Автомобиль транспорты безнең район үсешендә мөһим роль уйный, күп яктан икътисадның һәм социаль өлкәнең барлык тармакларының өзлексез һәм ышанычлы эшен билгели. Барлык машина йөртүчеләргә, слесарь-ремонтчыларга, диспетчерларга, кондукторларга, хезмәтләре көн саен маршрутка чыгуны тәэмин итүчеләргә зур ихтирамымны белдерәм. Транспорт тармагы ветераннарына аның барлыкка килүенә керткән өлешләре өчен аерым рәхмәт. Һәркемгә куркынычсыз юллар, бәла-казасыз хәрәкәт, ышанычлы техника, нык сәламәтлек һәм уңышлар телим!
 


Нет комментариев