Район башлыгы Рәмис Сафиуллов бәйрәм белән котлый
Көн темасы

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов бәйрәм белән котлый

31 август – Ветеринария хезмәткәре көне.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов райондагы ветеринария хезмәте хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлый:

– Ветеринар – һөнәр генә түгел, ә вазифа. Сезнең хезмәтегез һәрвакыт мөһим һәм кирәкле булды. Көн саен, теләсә нинди һава торышында да сез ярдәмгә килергә әзер. Сезнең белемегез һәм тәҗрибәгез, һөнәри осталыгыгыз һәм фидакарьлегегез нәтиҗәсендә Тәтеш районында куркыныч авыруларны һәм эпидемияләрне контрольдә тоту, ачыклау һәм булдырмау буенча тулаем чаралар комплексы үткәрелә, терлекчелек продуктларының иминлеге тәэмин ителә, эпизоотик чаралар буенча зур күләмле эшләр башкарыла. Ветеринария тармагы ветераннарына районның ветеринария хезмәтен торгызуга һәм үстерүгә керткән бәяләп бетергесез өлешләре өчен аерым рәхмәт сүзләре белдерәм. Сайланган һөнәргә тугрылыгыгыз һәм эшкә җаваплы мөнәсәбәтегез ихлас ихтирам уята.

Ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, йортыгызда гаилә җылысы, хезмәтегездә уңышлар һәм иң изге теләкләр телим!


Нет комментариев