Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлый
Көн темасы

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлый

1 сентябрь – Белем көне.

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов укучыларны, студентларны, белем бирү учреждениеләре коллективларын, укучыларның ата-аналарын Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлый:

– Мәктәп – ул икенче йорт, анда һәрвакыт киңәш белән ярдәм итәчәкләр, хуплаячаклар һәм өйрәтәчәкләр. Биредә укучылар белем алалар, талантларын арттыралар, аралашалар, дуслар табалар һәм үсәләр. Киләчәк казанышларның нигезе нәкъ менә мәктәптә салына.

Кемгәдер 1 сентябрьдә мәктәп беренче тапкыр үз ишекләрен ачачак. Ә кемгәдер Белем көнендәге тантаналы линейкада мәктәп кыңгыравы соңгы тапкыр яңгыраячак, ә уку елы тормышның яңа этабы башланыр алдыннан хәлиткеч булачак.

Укытучыларга фидакарь хезмәт­ләре, яратулары һәм үз вазифаларына тугрылыклары өчен рәхмәт сүзләре белдерәм. Педагогларның хезмәте чын мәгънәсендә бәяләп бетергесез, чөнки нәкъ менә ул шәхес формалашуның, әхлакый юнәлешләрнең һәм киләчәк буынның гражданлык позициясенең нигезе булып тора, безнең районның чәчәк атуы күп очракта шуңа бәйле булачак.

Укучыларга һәм студентларга укуда уңышлар һәм яңа җиңүләр, районның мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренә һөнәри уңышлар ­телим! Хәерле юл!

1 сентябрь – Белем көне. Фото: архив/Авангард


Нет комментариев