Реклама
Көн темасы
“ТАТМЕДИА” җилкәне астында
Бүген - массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме.
Безнең "Авангард" һәм "Тәтеш таңнары" районда һәр өченче гаиләгә көтеп алынган кунак һәм дус буларак сөенечле хәбәрләре белән килә. Күпчелек укучыларыбыз әйтүенчә, район газетасын аларның әби-бабалары, әти-әниләре алдырганнар, һәм алар да, телевидение, смартфон һәм планшетлар булуга карамастан, аның файдалы хәбәрләреннән башка яши алмыйлар.
"Кичләрен, кәнәфигә утырып, газетаны ачып җибәреп без аннан гына район хәбәрләрен табабыз, туган көннәр, танышларыбызның шөгыльләре, тормышлары хакында беләбез, - диләр тәтешлеләр. - Газетаны бер ни дә алыштыра алмый".
"Өйдә район газетасының 1926 елгы чыгарылышын таптым, - дип фикерләре белән уртаклашты тәтешле Наталья Башина, - димәк, безнең гаилә шул заманнардан бирле район яңалыкларын укыган. Әлеге традиция инде 90 елдан артык дәвам итә".
Район матбугаты тарихында якты эз калдырган хезмәттәшләребезнең исемнәрен әйтеп үтү дә бик урынлы булыр. Алар - Тихон Курков, Виктор Николаев, Рәхим Габдрахманов, Борис Потоцкий, Мансур Нигъмәтҗанов, Фарук Нәфиев, Эльвира Сафонова, Нурания Гарипова, Фирдәвес Мөхәммәдиев, Ольга Неплевская, Татьяна Кожухина, Рәшит Гафуров һәм башкалар.
Бүгенге көндә безнең коллективта 15 кеше эшли. Биш иҗади хезмәткәр мәгълүматлар туплый, җаваплы секретарь, версткалаучы операторлар, корректорлар белән берлектә газетабызның заманча, грамоталы, ә һәр хәбәрнең аңлаешлы һәм кызыклы булуы хакында кайгырталар. Коллективта зыялы белгеч, 42 елдан бирле "Тәтеш таңнары" газетасында тәрҗемәче булып эшләүче Гөлфия Вәлиева хакында да горурланып әйтә алам.
Редакциябезнең кайбер хезмәткәрләре республика бүләкләренә лаек булдылар: Галина Таҗетдинова, Алсу Җиһаншина, Татьяна Тиханина, Әминә Абдуллина, Гөлфия Вәлиева. Мондый танылуга, әлбәттә, яшь хезмәткәрләребез дә ирешерләр.
Коллективның төп уңышы - укучыларыбызның хөрмәте һәм ышанычы. Беренче нәүбәттә, сезнең ярдәмегез һәм район газетасын яратуыгыз, почтада эшләүчеләрнең һәм редакция хезмәткәрләренең тырышлыгы белән без агымдагы елның беренче ярты еллыгына подписка буенча җиткерелгән планны үтәдек.
Безнең бурыч - барлык абунәчеләрне саклау һәм газетаның www.tetyushy.ru сайтын киңәйтү, анда шулай ук районда һәм республикада булган вакыйгалар турында өстәмә мәгълүматлар күп. Әгәр без газетага чаралар хакында бер, күп дигәндә ике фоторәсем урнаштыра алсак, ә сайтта - тулы бер фоторепортажлар, анда котлаулар, әдәби сәхифәләр, мәгълүматлар кырын киңәйтергә мөмкинлек бирүче конкурс һәм башка материаллар да бар.
Безнең редакция - "ТАТМЕДИА" АҖ - 85 филиалны берләштергән республиканың уникаль компаниясенең зур коллективының бер өлеше, һәм, журналистлар гимнында җырланганча, "булган хәбәрләребезне массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәмендә кешеләргә җиткерә беләбез". Безнең коллектив "Һәр көнне игелекле эшләр башкарабыз" девизы белән эшли һәм сезгә дөреслекне җиткерү белән хезмәт итә.
Һәм бүген дә, һөнәри бәйрәмебез көнендә дә без сезнең өчен, кадерле укучыларыбыз, газетабызның чираттагы, җомга санын әзерлибез, анда яңа елның беренче көннәрендә районның ничек яшәве хакында сөйләрбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев