Тәтешлеләр Казан шәһәрендә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылдылар
Шәһәрлеләрдә сөт һәм сөт продукциясенә, сыер итенә, дуңгыз итенә, сарык итенә, елга балыгына һәм ашлыкка ихтыяҗ зур булды.
(Тәтеш, 5 апрель, “Тәтеш таңнары”). Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар башлыклары тарафыннан Казан шәһәрендә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылды.
Шәһәрлеләрдә сөт һәм сөт продукциясенә, сыер итенә, дуңгыз итенә, сарык итенә, елга балыгына һәм ашлыкка ихтыяҗ зур булды. Әлеге ярминкәгә 2,3 миллион сумлык продукция алып барылган, анда 24тән артык машина катнашкан. Авыл хуҗалыгы ярминкәсен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Мәхмүтов М. А. тикшерде. Пенсионерлар өчен 30 данәдән артык каен себеркесе бушлай таратылган.
фото: tetushi.tatarstan.ru/tat
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев