Бу елның җәендә берьюлы өч яшь белгеч – ультратавыш диагностикасы табибы, ул шулай ук табиб-кардиолог та, ике гомумтәҗрибә табибы – терапевт – район хастаханәсе поликлиникасында эшли башлады.
(Тәтеш, 24 август, “Тәтеш таңнары”). Үзәк район хастаханәсендә яшь белгечләр кешеләрне кабул итә башлавы турындагы яңалык районыбызда бик тиз таралды һәм бу күпләрдә кызыксыну уятты. Без газета укучыларыбызны яңа кадрлар белән якыннанрак таныштыру өчен, гадәти эш көннәренең берсендә поликлиникага юл алдык.
Ультратавыш диагностикасы табибы, табиб-кардиолог Равил Ахтереевка пациентлар үз чиратын көтә, ләкин ул безнең өчен вакыт табып, үзе турында сөйләде. Ул медицина университетын тәмамлаган, безнең районга килгәнче, Казан хастаханәләренең берсендә эшләгән. Яңа килгән белгечләрдән ул – иң тәҗрибәлесе, медицинада 11 ел.
– Табиб һөнәре миңа балачактан ук ошый иде. Мәктәпне тәмамлар алдыннан, туган шәһәрем Бөгелмә хастаханәсендә волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә башладым. Медуниверситетта җәйге практикадан соң, без хастаханә бүлекләрендә практика узарга тиеш идек. Нәкъ менә шул вакытта кардиология белән мавыгып киттем. Аны үзләштергәннән соң, УЗИ нәтиҗәләре белән кызыксына башладым. Нәкъ тә йөрәк мине ультратавыш диагностикасын өйрәнүгә “китерде” дә инде, – дип сөйли Равил Нуриәхмәт улы.
Табибның планнарында – кардиология буенча диссертация язу. Медицина бер урында гына тормый, һәм үз белемнәреңне камилләштереп кенә кирәкле белгеч булырга мөмкин, дип саный ул. “Бер көн үз-үзең өстендә эшләмәсәң – бу ике адым артка китү дигәнне аңлата, – ди табиб. – Профессионал булып калырга кирәк. Һәм кайда эшләвең мөһим түгел, Казанда яки кечкенә торак пункттамы”.
Равил Нуриәхмәт улы Тәтеш хастаханәсендә беренче эш көнендә дә дулкынлану кичермәдем, бары тик эш барышын җайга салырга гына кирәк иде, ди.
Тәтеш район хастаханәсендә август башыннан башлап гомумтәҗрибә табиблары, табиб-терапевтлар Илья Хышов белән Энҗе Мөхәрәмова кешеләрне кабул итәләр. белгечләрнең икесе дә – тәтешлеләр. Алар бер медицина университетында укыганнар һәм белгечлек алгач, туган якларына кайтканнар.
– Мин кечкенәдән үк хайваннар яраттым һәм аларны дәваларга тырыштым. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, әни үземне медицинада сынап карарга киңәш итте. Медуниверситетка укырга кермәсәң, ветеринарга укырга барачаксың, диде. Бәхеткә, мин кердем, – ди Илья Александрович. – Укырга кызык иде. Уку вакытында фтизиатрия ошады. Район хастаханәсендә тәҗрибә тупларга өметләнәм. Профессор әйткәнчә: “Тәҗрибә туплау өчен, авыл хастаханәсендә эшләгез һәм сез үзегезнең кем икәнлегегезне аңларсыз”.
Аның әйтүенчә, беренче эш көне һәркемнеке кебек булган – берни дә аңлашылмаган. Аңа шәфкать туташы Рамилә Салаватуллина ярдәмгә килгән. Яшь белгеч белдергәнчә, хастаханәдә табиблар да үз эшенең осталары һәм һәрвакытта ярдәм итәргә әзер торалар.
Энҗе Мөхәрәмова Тәтештә туган, шәһәрдәге 1нче мәктәпне тәмамлаган.
– Унынчы сыйныфны тәмамлагач, апам табибка укырга киңәш итте. Мин Тәтешне һәрчак яраттым, шуңа күрә дә медуниверситетны тәмамлагач, кайсы шәһәрдә эшләячәгем турындагы мәсьәлә булмады, – дип уртаклаша Энҗе Илһам кызы. – Беренче көннәрдә барысын да башкарып чыгуы кыенрак булды, әлбәттә. Мин шәфкать туташы Татьяна Григорьевна Сорокинага, безнең хастаханәнең табибларына бик тә рәхмәтле, – ди яшь табиб.
Якташларыбызның дустанә мөнәсәбәттә булуын аерым билгеләп үтәсем килә. Бу канатландыра, үзеңә ышанырга һәм эшкә елмаеп килергә ярдәм итә.
Ул диагноз куюга бик тә җентекләп каравын, ялгышудан куркуын, әгәр шикләнгән очраклар булса, һәрчакта да тәҗрибәлерәк хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итүе хакында ихлас күңелдән әйтә.
Нет комментариев