Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Үз эшенең остасы

Электр монтеры Андрей Еремеев – Тәтеш районы электр челтәрләре командасы составындагы һөнәри осталык бәйгесендә даими катнашучы.

(Тәтеш,  22 декабрь, Тәтеш таңнары, Галина ТАҖЕТДИНОВА  (автор фотосы)). Челтәрләр бүлү предприятиесендә тәтеш­ле сигез ел эшли, һәм һәрвакыт үз квалификациясен арт­тырып то­ра. Хәзерге вакытта ул – 1000 вольт­ка кадәр көчәнешле электр җайланмаларына хезмәт күр­сәтү хокукына ия булган дүртенче квали­фикация төркемле хез­мәткәр.

Район электр челтәрләрендә эшли башлаганның беренче айларында аңа остаз итеп тәҗрибәле Анатолий Лакеевны билгелиләр. Белгеч аны, үзенә яхшы белем, күнекмәләр һәм осталык кына биреп калмыйча, һөнәренә карата җаваплы мө­нәсәбәт һәм горурлык хисе дә тәрбияләргә тырышты, дип искә алып сөйли.
“Коллективыбыз дус, яшьләр ветераннары­быздан осталыкка һәм бердәмлеккә өйрәнә. Күчмә бригадада мин тәҗрибәле мастер Ев­гений Кавин, автовышка шоферы Вадим Трофимов, монтерлар Евгений Петряков һәм  Андрей Рыжов белән хезмәт куям. Без коллегалар гына түгел, ә теләсә кайсы минутта бер-беребезгә ярдәмгә килергә әзер чын дуслар да”, – ди Андрей.

Электр монтерының эше нидән гыйбарәт дигән сорауга ул кыска гына итеп: “Районда кулланучыларга электрны тоткарлыксыз бирү”, – дип җавап бирде.

Тәтеш районы электр челтәрләре начальнигы Виктор Демагин үз кулы астында эшләүче аз сүзле белгеч биргән җавапны тулыландырды: “Бу белгечлек куркыныч категория­гә карый. Эш даими хәтәр белән бәйләнгән; игътибарны, шулай ук электр тогы сугудан саклану һәм беренче ярдәм күрсәтү ысулла­рын белүне таләп итә. Җитешсезлек килеп чык­канда, энергетиканың көчәнеш ешлыгы төшкәндә, диагностика ясала, проб­лемалы участок табыла һәм җитешсезлекне юк итәләр. Мәсәлән, агымдагы елда 1904 төрле эш эшләнде, алар югары көчәнеш астында башкарылды, нә­тиҗәдә кулланучы электрны чикләүләрсез кулланды. Шул ук ва­кытта башкарыла торган эшкә генә төп игътибарны юнәлтү кирәк, куркынычсызлык таләп­ләрен дә истә тоту шарт”.

Виктор Александрович, электр тапшыру линия­ләрен караганда, монтерларның көнгә утызар километрга кадәр ара узуын да билгеләп үтә: һәм моның гадәттә көзге вакытка туры килүен, итекләрнең пычракка батуын, кышын исә белгечләрнең тирән карга батмас өчен, аучыныкын хәтерләткән чаңгыларга басуларын да күз уңында тотып сөйли.   

Барлык эшләр дә билгеләнгән план нигезендә алып барыла, әмма авария кинәт кенә була бит, һәм Андрей Еремеев, хезмәттәшләре кебек үк, моңа һәрвакыт әзер.

“Әлбәттә, җиһазлар сафтан чыккан штаттан тыш хәлләр дә булгалый, бигрәк тә һава торышы начар вакытларда – юеш кар, җил. Без кешеләр өчен электр белән тотрык­лы тәэмин ителешнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын беләбез һәм җитешсезлекләрне мөмкин кадәр тизрәк бетерергә тырышабыз”, – ди электр монтеры.

Һөнәри осталык буенча ярышларда катнашып, тәтешле республиканың иң яхшы электр монтеры дип танылды.

Намуслы хезмәте һәм вазифаи бурычларын сыйфатлы башкарган өчен аның бүләкләү исемлегендә идарәнең генә түгел, ә район җи­тәкчелегеннән дә мактау грамоталары бар.
Хезмәттә Андрей Александрович – үз эшенең чын остасы, ә өендә яраткан хатыны һәм балалары өчен кайгыр­тучан гаилә башлыгы, ул иртә белән яраткан эшенә ашкынып китсә, кич белән шул хисләр ташкынына ияреп, якыннары янына кайтып та җитә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев