Әбием – күз нурым
Районыбызның Байраш мәктәбе укучылары яраткан әбиләре турында язалар.

“Әбием Сатия Мингалиева Зур Әтрәч авылында күп балалы гаиләдә туа. Хезмәткә балачактан ук өйрәнеп үсә. Ул гаҗәеп киң күңелле кеше. Мине ул балачагымнан ук тәрбияли. Мине ярата, кайгырта, һәр нәрсәдә ярдәм итә. Мин 5нче сыйныфта укыйм. Яхшы укырга, аны борчымаска тырышам. Әбием миңа дәресләрне әзерләргә булыша. Әле тагын ул тәмле итеп пироглар пешерә. Аның кулы һәр нәрсәгә оста. Әбием өч бала тәрбияләп үстерде, барысы да зурлар инде. Кече улы – студент. Мин дә шулай ук әбиемә өйдәге эшләрдә булышырга тырышам. Мин аны бик яратам. Ул җор телле. Матур җырлый, кунаклар килгәнне ярата. Әбием бик актив. Эшсез утырмый. Мин аңа сәламәтлек телим, ул һәрчак безнең янәшәбездә булсын иде”, – диелгән Камилә Мингалиеваның хатында.

“Әбием Гүзәлия Хикмәтова минем тормышымда иң кадерле кешем, минем терәгем һәм ышанычым. Ул мине кечкенәдән үк назлап һәм яратып үстерде. Ул мине тәрбияләр өчен үзеннән күп көч куя. Мине игелекле, хезмәт сөючән булырга, гаделлеккә өйрәтә.
Әбием дөньяда иң мәрхәмәтле, сөйкемле кеше. Ул тәмле итеп пешерә, аның ризыкларын авыз иткән һәркем моның шулай икәнен әйтеп бирә ала. Шулай ук ул тегү машинасында оста эшли. Бу аның яраткан шөгыле һәм ул аның бик яхшы килеп чыга. Тегү мине тынычландыра, күңелгә рәхәтлек бирә, ди әбием.
Ул матур чәчәкләр үстерергә ярата. Мин кайчакларда аның барысына да ничек өлгерә алуына гаҗәпләнәм. Ул һәр нәрсәне эшли ала торган, хөрмәткә лаек хатын-кыз. Мин әбиемне бик нык яратам һәм минем өчен эшләгән яхшылыклары өчен бик рәхмәтлемен”, – дип яза Айнур Хикмәтов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев