Ак күгәрчен гаиләнең тынычлыгын саклый
Богдашкинодан Ольга һәм Вячеслав Таймановлар быел көмеш туйларын билгеләп үткәннәр.
(Тәтеш, 8 июль, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова). Ольга Тайманова әйтүенчә, алар Пролей-Каша авылы клубында бию кичәсендә танышканнар.
– Мине салмак биюгә чакырды, аннары өйгә кадәр озата кайтты, безнең мәхәббәтебез шулай башланды, – ди елмаеп Ольга Владимировна. – Ул Яковлев исемендәге колхозда эшләде, хәтта һава торышы начар булуга да карамастан, кичләрен еш кына Богдашкинодан мотоцикл белән килеп йөрде. Бер елдан соң өйләнешергә булдык, туй уздырдык.
Борынгыдан килгән гадәт буенча, авылда төпчек малай әти-әнисе янында калырга һәм аларга кадер-хөрмәт күрсәтергә тиеш. Ә иренең гаиләсендә биш бала булган, Вячеслав – иң кечесе.
– Мине гаиләдә яхшы кабул иттеләр, каената һәм каенана белән бергә карт әби дә бар иде әле, – дип сөйли хатын-кыз. – Каенанам Мария Семеновна миңа әнием кебек иде, үземнең әни бик яшьли вафат булды. Без барысын да бергәләп эшләдек, безнең барысы да җайлы барды, балалар аякка йөри башлагач, аларны тәрбияләргә булышты. Башта улыбыз Владимир туды, ике елдан соң кызыбыз Надежда, аннары Семен якты дөньяга аваз салды. Соңгы сабыебыз 2008 елда үзебез төзегән яңа йортка чыккач туды. Яшь гаиләләр өчен авылда торак төзү программасына керүебез яхшы булды, аның ярдәмендә безнең иркен йортыбыз бар, анда барыбызга да урын җитәрлек һәм барлык көнкүреш уңайлыклары да бар.
Газ хезмәтендә эшләүче гаилә башлыгы Вячеслав Александрович оста куллы кеше: кирпечен дә өя, эретеп-ябыштыру аппараты һәм балта белән дә эшли. Йорт хуҗалыгында барысы да төзек, төрле мал-туар өчен дә корылмалар бар. Ике сыер гаиләгә тотрыклы керем китерә, сөтне авылдашларына һәм сөт җыючыларга саталар. Кызлары Надежда әнисенә сөтлебикәләрне саварга булыша, ул моңа бишенче сыйныфта чагында ук өйрәнгән һәм кул белән саву – бөтенләй дә кыен түгел, дип белдерә. Ике сыердан тыш бозаулар да, дуңгызлар да, төрле кош-кортлар да бар. Без хуҗабикә белән йорт каршындагы эскәмиядә сөйләшеп утырдык һәм чирәмдә эшлекле казынган тавыклар янына ак күгәрчен дә килеп кушылды. Бу матурлык каян килгән, дип сорадык Ольгадан, ул, аларга берничә елдан бирле күгәрчен ияләшүен, авыл йортының һәм тату зур гаиләнең тынычлыгын сакларга теләгәндәй, биредә яшәвен әйтте, йорттагыларның барысы да аны үзенә бер төрле саклаучы дип саныйлар.
Таймановларның эше җитәрлек, елның һәр фасылы үз мәшәкатен алып килә. Малларны имин кышлату өчен печән чабар вакыт җитте. Үлән чапканда Казаннан олы уллары Владимир кайта, ул Росгвардиядә хезмәт итә, ир-егетләр үлән чаба, ә хатын-кызлар әйләндерә. “Бердәм эш – тау күчерә” – диелә халык мәкалендә, әлеге күп балалы гаиләдә теләсә нинди эш шулай башкарыла.
– Безнең әни – бик мәрхәмәтле, кайгыртучан, безне ярата, мин аның белән барысын да сөйләшә алам, – дип уртаклаша кызлары Надежда, – әтиебез кырысрак, шулай да безнең барыбызны да бик ярата, ул максатчан, эшне кичектереп калдырмый, барысын да вакытында эшләргә кирәк ди, без әти янында үзебезне ышанычлы итеп тоябыз.
Таймановлар гаиләсе хакында авылдашлары да җылы сүзләр белән сөйли, өлкән буын авылның иҗтимагый тормышында актив катнаша, Ольга белән Вячеслав кунакларны каршыларга ярата, аларга күп сандагы туганнары бик теләп кайталар, аларның йортлары һәм йөрәкләре якын кешеләре өчен һәрвакытта ачык.
фото: Таймановлар гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев