Алабута көлчәләренең тәмен хәтерли
Олы Шәмәктән тыл хезмәтчәне Анастасия Корсаковага быел 95 яшь тула.
Анастасия Терентьевна – батырлык, хезмәт сөючәнлек һәм үз гаиләсенә, Ватанына чиксез мәхәббәтнең тере үрнәге.
Вакыт үтә, әмма кырыс сугыш елларына туры килгән балачагы аның хәтерендә әлегә кадәр саклана: һәрбер көне хезмәт, борчылу һәм фронттан хәбәр көтеп узган.
Гаилә 1941 елның июнендә әтиләре Терентий Константиновичны сугышка озаткан. Өйдә урын тар булган: идәндә йоклаганнар, яңа гына бала тапкан апасы да кичтән үк абыйсын озатырга дип килгән. Саубуллашканда әтисе өйдә калучыларның барысын да үбеп чыккан. Авылдан сугышка китүче барлыгы 26 кеше озын яшел арбаларга утырып, җигелгән атларда юлга кузгалган. Бу атларны әтисе фронтка киткәнче караган, чөнки армия язмышы шулар көченә бәйле булган.

Тылдагы тормышны чын батырлык дияргә мөмкин. Мәктәп балалары, шул исәптән Настя да, ашлык сугу урынында эшләгәннәр. Төп бурыч – авыр агач җилгәргечне әйләндереп, бөртекне салам һәм чүптән аерырга кирәк булган. Һәр көнне берәр капчык ашлык чистарту буенча план үтәлгән, аны соңыннан Тәтешкә озатканнар. Балалар олылар белән беррәттән эшләгәннәр: ашлык киптергәннәр, көрәк белән әйләндергәннәр, башак җыярга булышканнар.
– Без, бала-чагалар, хатын-кызлар урак белән иген урганда кайчакларда шул ук басудан алабута җыйдык. Аны кечкенә көлтәләргә бәйләп, өйгә алып кайтып киптердек. Аннары әни үләнне он итеп тарттыра да мичтә көлчәләр пешерә иде. Алар кара төстә, тәме дә әллә ни түгел иде, әмма барыбер ашый идек. Әле тагын Кече Шәмәк болыннарына ат кузгалагы җыярга йөрдек. Әни капчыкларга җилкәгә кигереп куя торган баулар тегә иде. Шуларга җыйган үләнне тутыра идек. Өйгә кайткач, әни ашарга яраклысын аерырга куша иде. Аны әни өч-дүрт тапкыр юып, пешерергә куя, суын түгә дә бәрәңге кебек төя иде, менә сиңа ботка, – дип елмаеп искә ала Анастасия Терентьевна.
Гаилә сарыклар асраган, аларның йоннарын алганнар һәм эрләгәннәр дә фронт өчен җылы киемнәр бәйләгәннәр. Бөтен хуҗалык Җиңү өчен эшләгән.
– Безнең бакча якынча утыз сутый иде, яз көне аны бөтен гаилә көрәк белән казый идек. Утыртырга бәрәңге булмаганда әни белән апалар авылдашларга ялланып, аларның бакчаларын казыйлар иде. Моның өчен бәрәңге белән түлиләр, аны соңыннан орлыкка куллана идек, – ди тыл хезмәтчәне.
Шуңа карамастан, сугыш елларында балалар укуларын дәвам иткәннәр. Кара савыт булмаган, язуларны чөгендер суы белән язганнар, дәфтәр урынына иске китапларның чит-читләрен кулланганнар.
– Җиңү көне барлык авыл кешеләренең хәтерендә мәңгегә истә калган. Укытучы эш вакытында сөенечле хәбәр белән йөгереп килгән. Кешеләр елады да, көлде дә, җырлады да, биеде дә – бу күз яшьләре белән тулы бәйрәм булды, – дип белдерә ул.
Анастасия Терентьевна медицина училищесын тәмамлагач, юллама буенча Төньяк Урал лагерьларына киткән, анда дизентерия эпидемиясе белән көрәшкән. Биш елдан соң гаиләсе янына кайтып, Олы Шәмәк амбулаториясенә лаборант булып урнашкан. Үзенең бәхетен туган җирендә тапкан Геннадий Корсаковка кияүгә чыккан, аның белән 40 ел бергә гомер кичерәләр.
Алар бергәләп ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер Анастасия Терентьевнаның зур, тату гаиләсе: биш оныгы, алты оныкчыкчыгы бар.
– Безнең әни иң яхшысы. Ул безгә бөтен мәхәббәтен бирде, хәзер без аны кайгыртабыз. Әни оныклары, оныкчыклары кайткач шатлана, туган йортыбыз шат авазлар белән тула, һәм әни дә бәхетле. Без дә аның белән бергә бәхетле, – ди улы Владимир Корсаков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев