Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Аларның хезмәте күренми, ләкин бик мөһим

Уку йортының бусагасын атлап кергәндә без беренчеләрдән булып техник хезмәткәрләрне һәм өс киемнәрен алып торучы хатын-кызларны очратабыз.

(Тәтеш, 13 март, “Тәтеш таңнары”, Елена Калашникова, Алена Пантюхина фотосы).Тәтештәге 1нче урта мәктәп гардеробындагы тәртипкә ­Сария Шорникова тугыз ел инде күзәтчелек итеп тора. Ул Питрәч районы Шәле авылында туа. Мәктәптән соң Тәтешнең авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Үзенең булачак ирен дә биредә, Тәтештә очрата, аның белән алар 35 елга якын бергә гомер кичерәләр. Икмәк кабул итү предприятиесе лабораториясендә ул егерме ел эшләгән. Предприятие ябылганнан соң, шәһәрдәге 1нче мәктәпкә гардеробчы булып эшкә урнашкан.  

Зәмирә Дишаева шушы ук уку йортында чисталык булдыруны кайгырта. Кечкенә чагында ул әти-әнисе белән бергә кояшлы Ташкенттан Тәтеш районының Келәш авылына кайтып төпләнә. Зәмирә Гали кызының ике баласы бар, улы шәһәрдәге 1нче мәктәптә укый.    
Хатын-кызлар үзләренең хезмәтләрен яраталар, коллектив дус һәм бердәм, диләр. 

Тәтештәге 2нче урта мәк­тәптәге чисталык һәм тәр­тип  – техник хезмәткәрләр Наталья Краснова белән Галина Миронованың ­тырышлык нәтиҗәсе.  


Наталья Михайловна Урюм авылында туа, мәктәпне тә­мамлый һәм туган җирендә эшкә урнаша. Кияүгә чыга һәм ире белән бергә Тәтешкә күченә. Декрет ялына кадәр педагогика училищесында, техникумда, шәһәрдәге 1нче мәктәптә хезмәт куя, ә аннары Тәтештәге 2нче урта мәктәпкә эшкә чыга, анда инде 28 ел хезмәт куя.  

Галина Миронова уку йортында 30 елдан бераз күбрәк эшли. Ул тумышы белән Самара өлкәсеннән, шунда мәктәпне һәм техник училищены тәмамлый. Лаборант, тәрбияче булып эшли. Кияүгә чыга һәм ире белән Тәтешкә күченеп кайта. Үз белгечлеге буенча эш табуы кыен була, шәһәрдәге 2нче урта мәктәпкә эшкә урнаша. 

Наталья Михайловна белән Галина Петровна балалар турында җылылык белән сөйлиләр. Мәктәптә укыган иң шук малайларны искә төшерәләр. Алар инде әти булганнар, үз балаларын каршы алырга киләләр икән, шулай да алар хатын-кызлар белән һәрчак ихтирамлы мөнәсәбәттә аралашалар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев