Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Александр Мерзлов саный, иң мөһиме – һәр студентны аңлый белү

Бүген – Укытучы көне

(Тәтеш, 5 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Александр Мерзлов Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллиятендә тренер-укытучы булып алты елга якын эшли. Шул ук вакытта 15 елдан бирле МЧС хезмәткәре дә  булып тора: педагогия эшчәнлегендә тәҗрибәсе бик ярдәм итә.

– Мин ике фәннән укытам. Көллияттә эшләргә тәкъдим иткәч, азрак икеләндем, чөнки МЧСта эшләү һәм студентларны укыту – бөтенләй башка нәрсә. Икеләнүләрем юкка булуын бүген аңлыйм инде, – дип уртак­лаша Александр Геннадьевич. 

Укытудан тыш әле ул көллият курсантларын “Ворлдскиллс” Чемпионатына әзерләү белән дә шөгыльләнә, анда алар ел саен призлы урыннар алалар.

Александр Геннадьевич үзен кырыс укытучы дип санамый, иң мөһиме – һәр студентны аңлый белү ди ул, һәм бу аның уңышлы килеп чыга.

фотоны Александр Мерзлов тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев