Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Алексей Борисов – киң профильле механизатор

“Колос” агрофирмасы – игенчелек культурасы югары булган авыл хуҗалыгы.

Алексей Борисов, механизатор:
–  Мин үзем Иоководан. Мәктәптән соң авыл ху­җалыгы техникумына бар­дым, механизаторлыкка укыдым. Минем әти – ком­байн­чылар нәселеннән, сигезенче сыйныфтан ук урып-җыю вакытында аның ярдәмчесе булып эшләдем. Минем эшкә кызыксынуым бар иде һәм, әлбәттә, акча да эшлисе килде. Мин му­зыкаль үзәгем булсын иде дип хыялландым, әтием, әгәр бик теләсәң һәм яхшы эшләсәң, мондый хыяллар тормышка аша, диде. Шулай итеп, музыкаль үзәк шәхси эшләп алган акчама беренче зур әйбер сатып алу булды.

Чик буе гаскәрләрендә хезмәт итеп, армиядән соң өйгә кайттым. Агрофирмада 2006 елдан бирле эшлим. Ул вакытта хуҗалыкның җитәкчесе Рәмис Хатый­пович Сафиуллов иде. Ул миңа, авылдан китмә, әтиең гомер буе җирдә хезмәт куйды, син дә аның эзе буенча бар, эш һәрчак булачак, диде. Шулай килеп чыкты да, моңа бик шатмын.

Армиядән соң башта чылбырлы трактор бир­деләр, аннары чит ил трак­торы алып кайттылар. Кыс­касы, мин киң профиль­ле механизатор. Техни­каның барлык төре дә минем кулда, аны көн саен алыштырырга була. Кичә, мәсәлән, комбайн штурвалында идем, бүген инде чәчү агрегатында. Әлегә һава торышы яхшы булганда, 2026 ел уңышын кайгыртырга кирәк, шуңа да көзге бодай чәчү бе­лән шөгыльләнәм. Көнгә якын­ча 100 гектар туры килә. Техника югары җи­теш­терүчәнлекле, яңа тракторны 2021 елда сатып алганнар иде, аңарда хез­мәттәшем, Татарстан Рес­публикасының атказан­ган механизаторы Анатолий Гуслев белән эшлибез.

Узган ел урып-җыю вакытында мин 30 мең центнер бөртекле культу­ралар һәм шулкадәр үк кукуруз суктырдым. Быел әлегә шуның яртысын гына.
Әгәр үз эшеңне сый­фатлы һәм җаваплы баш­карсаң, хуҗалыкта хезмәт хакы бик югары.

Туган җиремне яратам, монда бабаларым яшәде, үз гаиләмне кордым, хатыным белән ике бала үстерәбез, әти-әниләребез безнең белән бергә, тагын нәрсә турында хыялланырга мөмкин? Тик без, игенчеләр өчен, яхшы һава торышы турында гына.

Галина Таҗетдинова, автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев