Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

“Әни җылысын тоеп яшәү – үзе зур бәхет”

Келәштә яшәүче 102 яшьлек ­Бибисара әби Гаязова бер гасырдан күбрәк гомере эчендә ачысын да, төчесен дә, утлы еллар михнәтен дә кичергән.

(Тәтеш, 27 ноябрь, “Тәтеш таңнары”, Сания Сәмигуллина).

Шулай да ул һич кенә дә зарланмый, бүгенге рәхәт тормышына шөкер итеп, кызы Наилә тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши.  

– Бибисара әби Абдулла абзый белән Фәсәхәтбану апаның 9 баласы арасыннан өченче сабыйлары булып туган. Әниләре 46 яшендә гүр иясе булгач, үги әниләре Хәдичә апа да дүрт балага тормыш бүләк иткән. Балалар бер оя булып үскәннәр. Бибисара әби авыл мәктәбендә укыганнан соң, Тормыдагы крестьян яшьләре мәктәбен тәмамлаган, – дип сөйли авылдашлары Гөлчәчәк Галимова. 

Яшьлекнең күңелле, ялкынланып торган чакларында кызлар кичке уеннарга да чыкканнар, әлбәттә. Шул чакта авылның тырыш егете Габделкасыймның аңа күзе төшә. Берникадәр очрашып йөргәннән соң, ике яшь йөрәк гаилә корып җибәрә. Бәхетле көннәре ай ярым гына булып кала. Илдә сугыш башлана. Ирен фронтка алалар. Яшьли ялгыз калган яшь хатын башкалар белән бергә Бидәңгедә окоп казуда, Тәтеш утравында агач кисүдә катнаша. Сугыш китергән нужаларның барысын да үз башыннан кичерә. Бу вакытларда ул да, бөтен авыл халкы кебек, сугыш тәмамланып, шатлыклы Җиңү көнен түземсезләнеп көткән. Бәхеткә, Габделкасыйм абый сугыштан исән-имин кайткан һәм аларның тормышларына ямь өстәп, бер-бер артлы биш ­балалары туган. 

– Тырыш гаилә зур итеп йорт төзе­гән, умарталар тоткан. Габделкасыйм абый белән Бибисара апа икесе дә колхозда тырышып эшләп, лаеклы ялга чыктылар. Бибисара әби җирлекнең шул чактагы колхоз фермасында 40 ел хезмәт куйган. Алар балаларын үз үрнәкләрендә хезмәт сөючән, уңган-булган итеп тәрбияләп үстерделәр. Аларны олы тормышка чыгардылар. Һәркайсының үз гаиләсе бар. Ни аяныч, Бибисара әбинең тормышында ачы хәсрәтләр дә булды. Ул ике улын, ирен, Бөек Ватан сугышы ветераны Габделкасыйм абыйны, югалту кайгысын кичерде. Бибисара әби хәзер дә әле ире белән бергәләп балалар үстергән елларын, тигезлектә парлап яшәгән вакытларын күз яшьләре аралаш сагынып искә ала, – ди Гөлчәчәк Садертдин кызы. 

Келәшләр әйтүенчә, авылның ак әбисе хәзерге вакытта үз нигезендә гомер кичерә. Ул бүгенге көндә балалары, 7 оныгы, 12 оныкчыгының игътибарын һәм хөрмәтен тоеп яши. Алар аны бер көнгә дә, бер сәгатькә дә ялгыз ­калдырмыйлар. 

– Авырлыклардан соң, җитеш тормышны күрә алуына әни бик шатлана. Без, балалары, аны кадерләп торабыз, – диде Бибисара әбинең кызы Наилә Гыйльметдинова. – Ул көн саен һәркемгә изге теләкләрен тели. Әнинең киңәшләре, аның һәр әйткән сүзе безнең өчен мөһим. Үзебез олы яшьтә булсак та, әни җылысын тоеп яшәү – үзе зур бәхет.
фотоны Гөлчәчәк Гәлимова тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кляшево тетюшский район День матери