Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Артем Николаев: “Чаңгы узышлары – минем хезмәтем”

Шәһәрлеләрнең күбесе Артемның спорт казанышларын кызыксынып күзәтеп баралар.

(Тәтеш, 10 июнь, “Тәтеш таңнары”).
 

Чаңгы ярышлары ­буенча күп тапкырлар призер Артем ­Николаев белән  телефон ­аркылы аралаштым.  Тумышы бе­лән Тәтештән булган ир-ат бүгенге көндә ­хатыны Елена, кызы Аврора белән бергә Яшел Үзәндә яши һәм эш белән мәшгуль булганлыктан, туган ягына сирәк кайта.

Шәһәрлеләрнең күбесе Артемның спорт казанышларын кызыксынып күзәтеп баралар. Мисалга, күптән түгел генә, зәңгәр экранга текәлеп, чаңгы ярышлары буенча Россия Чемпионатын карадык, анда якташыбыз Татарстан җыелма командасы составында чыгыш ясады һәм мактау­лы икенче урынны алды.

– Спорт минем өчен мәктәп ишегалдындагы футбол уеннарыннан башланды. Футбол һәм ­ирекле көрәш белән җитди шөгыльләндем, әмма нигәдер ошамады. Чаңгы спорты белән мавыга башладым. Сергей Геннадьевич Мамкин беренче тренерым булды, әти-әни минем башлангычымны хуп­ладылар, – дип искә ала Артем. 
Казанның яшүсмерләр чаңгы ­марафонында приз­лы урын яулавы спорт­чы­ның дөрес юлда ­булуына ышанычын тагын да арттырг­ан.  Әйе, финишка һәр­вакытта да ­беренче булып килеп булмый, әмма Артем җиңелүгә фәлсәфи яктан карый.

– Узышта җиңә ­алма­ган чакта, әзерлек барыш­ында нәрсәне дөрес эшлә­мәвемне анализлыйм һәм киләчәктә ­ялгышымны төзәтергә тырышам. Җиң­гәннән соң б­ашкарылган эшләрдән уңай хис-той­гылар кичерәм, чөнки чаң­гы ярышлары – минем хезмәтем, – ди спортчы.

Ул фаразлауларга, хорафатларга ышанмый һәм куелган максатларга ирешүдә үз көченә, әзерлегенә таяна. Гәүдә авырлыгын һәрдаим кү­зәтеп тора, шулай да тук­лануда үзен әллә ни чикләми.

Артемның казанышлар тарт­ма­чы­гын­да – кышкы Универсиада, Россия Чемпионаты, континенталь Кубокта, чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогында җиңүләре һәм приз­лы урыннары бар.

Нәтиҗәләргә ирешергә теләгән яшь спортчыларга ул тырышып шө­гыль­ләнергә һәм спортны яратырга киңәш итә.

– Профессиональ спорт, нинди генә булмасын, һәрвакыт шактый финанс кертемнәре таләп итә, – ди Артем. Ә киләчәк турында болай ди: “Көч булганда әле, чаңгыда чабарга  җыенам”.
Ә без якташыбыз өчен җанатачакбыз һәм аның яңа җиңүләре турындагы хәбәрләрне көтәчәкбез! 

фото Николаевлар гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев