Авыл хуҗалыгы предприятиесенең аш пешерүчеләре тәтешләрне кунакчыл каршыладылар
“Авангард” газетасы журналистлары Олы Тархандагы “Татарстан” агрофирмасында булды.
(Тәтеш, 12 июнь, “Тәтеш таңнары”).
Авыл хуҗалыгы предприятиесенең аш пешерүчеләре безне кунакчыл каршыладылар, тәмле аш, бәрәңге боткасы, котлет, бөтнек салган хуш исле чәй белән сыйладылар.
Агрофирма җитәкчесе Айрат Халитов коллективтан кемнедер яки берничә кешене генә иң яхшылар дип аерып әйтә алмады. Аларның һәркайсы үз хезмәтен чын күңелдән тырышып башкара һәм анда артык эшчеләр юк икән.
Аш пешерүче һәм аның ярдәмчесе – коллективка көч-кодрәт өстиләр, матур итеп җиһазландырылган ашханә соклану уята.
Агрофирма вәкилләренең рух күтәренкелеге, эшләү көче, хезмәт барышы һәм хезмәт нәтиҗәлелеге нәкъ тә аш пешерүчеләрнең ничек тукландыруына да бәйле.
– Бездә барысы да тырышып, намуслы эшли. Аш пешерүчеләр ризыкларны бик тәмле әзерлиләр, – дип мактый үзенең хезмәткәрләрен Айрат Рәис улы.
Биредә хәтта икмәк тә пешерәләр. Барлык җайланмалар да яңа. Ашханәдә өлкән пешерүче Равия Сибишова эштәге аш-су бүлмәсендә өендәгегә караганда да күбрәк була, өстәвенә иртәнге сәгать биштән.
Равия Касыйм кызы Казандагы кафе-ресторанда тәҗрибә туплаган, бирегә әзер белгеч буларак кайткан. Ресторанда эшләүдән тыш, кибеттә икмәк пешерүче дә булып хезмәт куйган. Авыл хуҗалыгы таркалу алдында торган вакытта авылдан китәргә туры килгән. Шулай да кабат авылга кайткач, яраткан эшенә урнашкан. Биредә икмәк тә, бәйрәмнәрдә тортлар да пешерә.
– Агрофирмада икенче ел эшлим, миңа монда барысы да: шөгылем, эшләү тәртибе, хезмәт хакы да... ошый, – диде Равия Касыйм кызы.
Аш пешерүченең ярдәмчесе Халисә Чумарина аш-су әзерләү бүлмәсен дүртенче ел инде чисталыкта тота. Пенсиядәге Халисә Хәбир кызы ял итеп һәм тормыштан ямь алып кына да яши ала, ләкин өч ай элек аны кабат бирегә чакырып алганнар, һәм ул предприятиенең бөтен коллективын көч-куәт белән тәэмин итеп торучы ашханәне бик пөхтә итеп җыештырып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев