Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Авыр еллар чыныктырган

Келәш авылында яшәүче Сания Фәсхетдинова сугыш еллары авырлыкларын үз җилкәсендә ­татып үскән.

Безне Сания әбинең кызы Фирая Мөхәммәтшина йорт­ларының ишек төбеннән үк елмаеп каршы алды. 

Ак әби тыйнак кына атлап түр ягындагы диванга кереп утырды. Ул үткән еллар хатирәсен барлаганда, балачагын, яшьлеген, гаилә корган һәм башыннан кичкәннәрне, кыс­касы, бар язмышын берәмтекләп, күз алдына китерә-китерә сөйләде. Гасырга якын гомер эчендә ниләр генә күрмәгән дә, аның түзем йөрәге ниләр генә кичермәгән...

– Әтием Гәрәфетдин белән әнием Корбанбикә бик хөрмәтле һәм эшчән булдылар. Безгә беркайчан да авырлык китермәс өчен, ач-ялангач булмасыннар дип тырыштылар. Мин 1933 елның 3 июлендә гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килгәнмен. Исмәгыйль абый 11 яшендә вафат булды. Без өчәү калдык. Миннән соң да ике ир бала туып, 7-8 ай тулгач бакыйлыкка күчтеләр. 1939 елда сеңлем Галия туды. 1941 елда сугыш башланды. Миңа ул  вакытта 8 яшь иде. Әтине сугышка алдылар. Әни өч кыз белән үзе генә торып калды. Әни базар көн алдыннан күмә (уфалла) тартып Келәштән Тәтешкә бара, аннан тоз алып кайта, аннары базар көнне Буа районындагы Суыксу авылына китә һәм шуны онга алыштыра иде. Без әнинең уңганлыгы аркасында сугыш вакытында да ипи ашадык, – дип авыр заманнарны искә ала сугыш чоры баласы.

Сания әби әйтүенчә, әтисе яралангач, Үзбәкстан ССРның Андижан шәһәрендәге госпитальгә эләгә. Ул вакытта туганнары  Мәрьям апа анда мәктәптә укытучы булып эшли торган була. Госпитальдән терелер өчен аны өенә җибәрәләр. Мәрьям апа аның әтисенә күчтәнәч итеп бер капчык өрек җимеше белән өрек орлыгы биреп җибәрә. Моңа барысы да бик сөенәләр. Чөнки андый ризык­лар сугыш вакытында бик сирәк һәм кадерле булган. 

– Әти өйгә кайткач, Кәмәрия апа белән минем: “Әти булгач, ничек рәхәт икән”, – дип сөйләшкәнебез хәтердә. Әти терелеп-савыккач яңадан сугышка китте. Әни колхозның яшелчә бакчасында бригадир булып эшләде. Мин дүртенче классны бетереп, яшелчә бакчасына эшкә чыктым. Елгадан көянтәләп су ташып, су сибә идек. Ул елларда без бик тиз олыгайдык, хезмәт арбасына җигелдек. Сугыш беткәч, әти кайтты. И, ул чакта сөенгәннәребез, – дип үткәннәрен искә ала Сания әби. 

– Эш белән бик яшьли тормыш тәртәсенә җигелгәнсез. Ничә яшьтә кияүгә чыктыгыз? – дип сорыйм.

– Рәшиткә 16 яшемдә кияүгә чыктым. Аңа ул вакытта 19 яшь иде, ул миннән 3 яшькә зур. Шулай итеп кае­нана, каената, өй тулы эне-сеңелләр арасына килен булып төштем. 17 яшемдә беренче балабыз Талия туды (хәзерге вакытта вафат). Ул 1-2 айлык вакытта сабыйны кабык күмәгә салып, “Гәрә кырына” урак урырга җәяү менә идем. Ул заманда шулай эшләп йөрдек, өйдә бала үстереп утырыш булмады. Аннары кызларыбыз Гөлнур, Хәнифә, Фирая һәм улыбыз Рашат якты дөньяга аваз салды , – ди бер гасырга якын гомер кичергән әби. 

Тормышлары матур гына үз көенә барганда ишекләрен кайгы җиле кага. Ире Рәшит абый йок­ларга яткан җиреннән күзләрен мәңгелеккә йома. 48 яшендә тол калган хатын иңнәренә ишелеп төшкән әлеге хәсрәтне кичергәндә балалары өчен яшәргә кирәклеген яхшы аңлый. Алар белән юанып, алар югары белем алсын, эш сөючән, тәртипле булып үссеннәр өчен бар көчен куя. Балалары әниләренең үзләре өчен тормыш тартуын хәзер дә хөрмәт белән искә алалар.

– Безнең әни яшьтән үк эшчән булып, безгә яхшы тәрбия бирде. Әтидән яшьли ялгыз калып, безне укытты, олы тормышка чыгарды. Шөкер, бүгенге көндә әниебез исән-сау. Аңа булдыра алганча хөрмәт күрсәтергә тырышабыз. Үзебезнең балалык бурычын кайтарырга тырышабыз. Без әни булганда бәхетле. Инде үзебез күптәннән әби-бабай  булсак та, аның янында һаман да бала булып калабыз. Безне һәрчак тәрәзәдән карап каршы алсын, озын-озак яшәсен, безгә әле һаман да чәйләр куеп торсын иде, – дип уртаклашты кызы Фирая Рәшит кызы. 

Сания Гәрәфетдин кызы озак еллар колхозда, аннан мәктәптә җыештыручы булып эшләгән. Бүгенге көндә Сания әбинең 9 оныгы, 16 оныкчыгы һәм 2 оныгының оныгы бар. Ул “Ана даны” медале һәм “Хезмәт ветераны” медальләре белән бүләкләнгән.

Ак әби белән аралашу барышында аның хоккей яратуы ачык­ланды. Бу безнең өчен ничектер кызык та булып китте. 

– Бу һәвәслегегез күптән­нәнме? – дип сорыйм 93 яшен тутырган әбидән.

– Кечкенәдән үк хоккей яратам. Бер уенны да калдырганым юк. Безнекеләр белән башкалар уйнаганны караганда, үзебезнең командага чын күңелем белән көч биреп торам. Яшьрәк чакта кызып китеп, кычкыра-кычкыра карый идем. Җиңсәләр сикерә-сикерә шатланган чаклар күп булды һәм хәзер дә шулай, – дип ихластан елмая Сания әби. – Хәзерге вакытта янымда улым Рашат бар. Кызларыма, кияүләремә чиксез рәхмәтлемен. Аларның кадер-хөрмәтендә яшим. Һәр көнне хәлемне белеп торалар. Шөкер, тормышым бик җитеш. 

Сания әбинең гомер юлы – ул сугыш һәм авыр еллар аша үтеп, сабырлык, хезмәт сөючәнлек, киләчәк буыннар өчен үрнәк булырлык тормыш тарихы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев