Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Цхинвалда хезмәт иткән

Чуаш Чурапаны авылында туып-үскән Егор Тимрюков хәрби часть командирының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

Армия хезмәтен егет Көньяк Осетиянең Цхинвал шәһәрендә узган, берничә көн элек ул өенә кайткан. Өстәвенә, туганнарына һәм якыннарына кайтуы турында хәбәр итмәгән, күңелле сөенеч ясаган.

– Улым армиягә узган елның июнендә, Тәтеш гражданнарны яклау көллиятен тәмамлаганнан соң ук китте, хәтта диплом да алырга өлгермәде. Аны шушы араларда, өйгә кайткач алды. Аның кызыл диплом. Егор өйдән еракта хезмәт итте, миңа әйтүләренчә, аның частена сайлап алынганнар гына эләгә. Көньяк Осетия – без, россиялеләр өчен, чит ил кебек диярлек. Без аның өчен борчылдык, әлбәттә, хәзер тыныч вакытлар түгел. Армиядән ул “читләшмәде”, хезмәте аңа ошый иде. Моны дөрес дип саныйм. Ул чын патриот. Чөнки патриотлык бәйрәмгә әләм белән чыгудан гына түгел, ә нәкъ тә менә Ватанга хезмәт итәргә теләүдән дә гыйбарәт. Якын араларда Егор югары юридик белем алырга планлаштыра. Мин улым белән бик горурланам, – дип уртаклашты солдатның әнисе Галина Тимрюкова.

Тимрюковларнын гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев