Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Чыныктыра торган һөнәр

Бүген – Коткаручылар көне

Тәтешнең гражданнарны яклау көллияте студентлары ни өчен коткаручы һөнәрен сайлаулары турында сөйләделәр.

Данил Баранов:
– Коткаручы һө­нәрен мин үзем сайладым. Ми­ңа үземне нык­лыкка сынау, куркы­ныч хәл­ләрдән чы­гу юлын та­бу ошый иде, һәм мин моны кирәкле юнәлешкә юнәлтү яхшы булыр иде, дип уйладым. 

Бүгенге көндә инде мин Тәтештәге гражданнарны яклау көллиятенең өченче курсында укыйм. Көннән-көн мин үз һөнәрем турында күбрәк беләм, һәм бу миңа ошый. Һөнәрем мине чыныктыра, курку хисләрен юкка чыгара, кыюрак итә һәм үз-үземә ышанычны арттыра. Әлеге юлны сайлаганыма бер генә көн дә үкенгәнем булмады.

Коткаручыларны батырлар дип тә әйтергә була, чөнки алар һәр көнне башкаларга ярдәм итәргә тырышып, үз гомерләрен куркыныч астына куялар. Бу һөнәр кешеләр һәм җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев