Далила Опалева: “Өч атна гомер буе исемдә калачак”
Шәһәрдәге 1нче урта мәктәп укучысы Далила Опалева “Артек”ка барудан алган тәэсирләре белән уртаклашты.
(Тәтеш, 12 октябрь, “Тәтеш таңнары”).
Яшь буын тәтешлеләр җибәргән хатларны коллективыбыз белән сөенеп кабул итәбез. Шәһәрдәге 1нче урта мәктәп укучысы Далила Опалева “Артек”ка барудан алган тәэсирләре белән уртаклашты.
– Быелның сентябрендә миңа “Артек” Халыкара балалар үзәгендә булу бәхете елмайды. Мин конкурста җиңү яуладым һәм приз итеп шунда юллама бирделәр. Бу һәрбер бала барырга теләгән искиткеч урын, һәм мин дә искәрмә түгел, минем балачак хыялым тормышка ашты.
Лагерь үзе Кырымда урнашкан, бер яктан – иксез-чиксез Кара диңгез, икенче яктан күккә ашкан биек таулар әйләндереп алган. Бирегә бөтен илдән балалар килә. Миңа диңгез профилендәге отрядка керү насыйп булды, моңа бик шатмын. Бездә бер генә буш көн дә юк иде. Без көймәдә йөздек, биедек, тауларга мендек, концертлар куйдык. Ләкин иң мөһиме – без чын дуслар таптык, алар белән әлегә кадәр аралашып торабыз. “Артек”та без үзебез өчен яңа киңлекләр ачтык һәм күңелле хис-кичерешләрдән рух күтәренкелеге тупладык. Миңа калса, әлеге өч атна гомер буе исемдә калачак.
Анда бару бәхетенә класс җитәкчесе Алла Николаевна Самойлова һәм мәктәп директоры Илдар Робертович Фәткуллов ярдәмендә ирештем. Алар миңа конкурста катнашырга тәкъдим иттеләр. Укытучыларыбыз безнең иҗади эшчәнлегебездә катнашалар, шуның белән яңа мөмкинлекләр ачалар, балаларны теләкләре, уңышлары белән актив рәвештә үсешкә этәрәләр һәм ярдәм итәләр.
фотоны Далила Опалева тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев