Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Дамир Нотфуллин: “Армия дуслыгыннан да ныграк берни юк”

2 август – Һава десанты гаскәрләре көне.

(Тәтеш, 2 август, “Тәтеш таңнары”). Келәштә яшәүче Дамир Нотфуллин һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итүе белән горурлана. 

Ир-ат телефонындагы фотоларны күрсәтеп, болай дип сөйли:
– Менә бу безнең 13нче десант-штурмлау бригадасы байрагы, ул Рязаньдагы һава десанты гаскәрләре музеенда саклана, ә монысы – Советлар Союзы Герое Василий Филиппович Маргеловның парад кителе. 

Дамир авыл хуҗалыгы техникумы студенты булганда ук,  армиягә чакырылганда йә һава десанты гаскәрләрендә, йә диңгез пехотасында хезмәт итәргә эләгәсен белгән. Ул физик яктан нык булган, җиңел атлетика, көрәш белән шөгыльләнгән, чаңгы буенча беренче разрядка ия булган.  

Яшь егет медкомиссия узган, тулысынча сәламәт, физик эш буенча чикләүләрсез хезмәт итүгә яраклы дип танылган, аны һава десанты гаскәрләренә билгеләгәннәр, 1984 елның ок­тябрендә Дамирны Ерак Көн­чыгышка җибәргәннәр. 

Чакырылышлар бер ай карантинда булганда яшь хәрбиләр курсын үткәннәр, тәртип буенча яшәргә өйрәнгәннәр, хәрби дисциплинага күнеккәннәр. 
– 10 декабрьдә ант кабул иттек, һәм хезмәт итү башланды, зәмһәрир кыш гадәтләнелмәгәнчә иде, суык­лар 57 градуска кадәр җитте, – дип дәвам итә Дамир Әмир улы. – Башта шофер булдым, кече сержант исемен бирделәр, аннары пулеметчы, пулеметчылар отделениесе командиры итеп билгеләделәр.  Ике ел буе бер ротада, бер отделениедә хезмәт итүем белән бәхет елмайды.   

Ватанны саклаучы белдер­гәнчә, аларның ­командирлары бик яхшы булган, кырыслык та, аталарча кайгыртучанлык та күрсәтә белгәннәр, һәрбер сол­дат­­ның кадерен дә белгәннәр, чөн­ки командирларының күбесе Әфганстанның утлы юллары аркылы узган булганнар. Ир-ат комбат әйткән сүзләрне онытмый, ул Татария егетләре белән теләсә нинди яуга барам дигән, һәм егеттә, моңардан соң, тагын да күбрәк көч барлыкка килгән, куелган йөкләмәләргә ирешүдә омтылышы тагын да арткан.     

Дамир хезмәт иткән вакытта 26 тапкыр парашюттан сикергән, шулай да беренчесен, хәзергедәй хәтерли. 

– Вертолеттан, 800 метр югарылыктан, сикердек, – дип искә төшерә ул. – Куркынычмы яки юкмы икәнлеген уйламадым, “кирәк” һәм “тиеш” сүзләре генә булды. Парашютның гөмбәзе ачылгач, мине тынлык гаҗәпкә калдырды, юкка гына “колак тондыргыч” димиләр, ул нәкъ тә шундый иде. Төрле очу техникаларыннан тулы бер хәрби кирәк-яраклар белән, җирдән иң югары биеклек – 1300 метрдан, сикердек. Үз парашютымның номерын – 258 булуын әлегә кадәр хәтерлим.    
Дамир Әмир улы әйтүенчә, яшь малайларны армия ике ел эчендә чын ир-егетләр иткән, алар бирешмәскә өйрәнгәннәр, кайчакта көчләре калмаган булып тоелганда да, үзләре һәм янәшәдәгеләре өчен җавап би­рергә, еракта калган туганнарын һәм якыннарын сакларга өйрәнгәннәр. Десантчыларның “Бездән башка беркем дә” дигән шигаре Дамир Нотфуллинның тормыш девизына әйләнгән.

 – Армия дуслыгыннан да ныг­рак берни юк, – дип белдерә ышанычлы итеп ир-ат. – Әлегә кадәр аралашабыз, очрашабыз, мессенджерларның берсендә 150 кешедән торган төркемебез бар. Кемгә кайгы килгәнлеген, кемнең шатлыгы барлыгын без бик тиз беләбез, һәркемне бәйрәм белән котлыйбыз. Узган елны 1 августта Удмуртиягә бардым, анда хезмәттәшләр белән очрашу оештырылды, 78 кеше идек, быел да шулай ук десант туганлыгының матур бәйрәмен бергәләп билгеләп үтәргә ­телибез. 

фотоны Дамир Нотфуллин тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев