Дәресләр тиз узып китә
Безнең “Һөнәре – укытучы” дип исемләнгән яңа рубрика газета укучыларда җанлы кайтаваз таба. Һәм шунысы аеруча да шатлыклы, ул өлкән буынның гына түгел, ә яшьләрнең дә йөрәген кузгата.
(Тәтеш, 23 июнь, «Тәтеш таңнары»). Бу юлы кадет мәктәп-интернаты укучысы Андрей Чернечков безгә үзенең педагогы турында сөйләде.
– Мин күп педагогларда шөгыльләндем һәм һәр укытучы үзенчә бер төрле үзенчәлекле булуын аңлыйм, – дип яза ул. – Минем рус теле һәм әдәбияты укытучым Оксана Петровна Пирогова һәр яклап үзенчәлекле. Ул белем биреп һәм фәнгә кызыксыну уятып кына калмыйча, төрле яшьтәге укучыларның мәнфәгатьләрен дә аңлый. Ул әсәрләр турында сөйләгәндә, андагы вакыйгаларның күренешләре шунда ук күз алдына килеп баса.
Ул безнең белән еш кына әңгәмә кора, киңәшләр бирә, хуплый һәм рухландыра. Оксана Петровнаның “яратканнары” юк, ул таләпчән, ләкин кырыс түгел, үз фәннәрен бик яхшы белә һәм шуңа күрә укучылары уңышка ирешсен дип омтыла. Ул мәҗбүр итми, ә кызыксыну уята. Аның дәресләрендә кызыклы, вакыт тиз узып китә, һәм инде ул да түгел тәнәфескә кыңгырау да чыңлый.
Укытучы үз укучыларына дус булырга, аларны ничек бар шулай кабул итәргә тиеш дип уйлыйм. Ул балалар хөрмәт итә торган остаз булырга тиеш. Безнең Оксана Петровна шундый укытучы дип саныйм. Тормышымда Оксана Петровна кебек үз фәнен белүче һәм яратучы һәм үз шәкертләрен хөрмәт итүче искиткеч педагог булуына мин бик шатмын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев