Диана Родионова: “Кешеләргә ярдәм итәргә яратам”
Тәтешле Диана Родионова 2014 елдан фармацевт булып эшли.
(Тәтеш, 17 февраль, “Тәтеш таңнары”, Алена Пантюхина, автор фотосы).
Ул Тәтештә туып-үскән. Мәктәптән соң Буадагы медицина көллиятенә укырга кергән. Диана әйтүенчә, соңгы курста укыганда, көллияткә элекке чыгарылышлар килгәч һәм үзләренең кем булып, кайда эшләүләре хакында сөйләгәч, аның нәкъ тә фармацевт буласы килгән. Шул вакытта
Диана да үзенең фармацевт булып эшләргә теләвен аңлаган. Һөнәре аңа баштан ук охшаган.
– Мин кешеләргә ярдәм итәргә яратам. Эшкә бик теләп киләм. Кешеләр төрле холыклы була, һәркайсының җаен табарга кирәк. Алар нинди генә начар кәеф белән килсәләр дә, һәрвакытта елмаеп каршы алырга тырышам, чөнки һәр кешенең үзенә бер төрле яхшы ягы бар, – дип сөйли Диана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев