Екатерина Сомова район башкарма комитетының мәгариф бүлегендә бухгалтер булып 30 елдан бирле хезмәт куя
Бухгалтер хезмәте әллә ни күзгә ташланып тормаса да, ләкин катлаулы.
(Тәтеш, 19 сентябрь, “Тәтеш таңнары”, Полина Егорова). Екатерина Сомова район башкарма комитетының мәгариф бүлегендә бухгалтер булып 30 елдан бирле хезмәт куя. Ул үзенең беренче эш көнен – ничек итеп районның халык мәгарифе бүлегенә – ронога эшкә урнашуын яхшы хәтерли. Бухгалтериядә ыгы-зыгы хөкем сөргән, барысы да нәрсәдер исәпләгәннәр, рәсмиләштергәннәр, боларның барысы да катлаулы кебек тоелган, ләкин яңа дөньяга килеп кергән яшь белгечкә ярдәм итәрлек кешеләр янәшәсендә булган.
Екатерина Григорьевна балачагында педагог яки психолог булырга теләгән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, 17 яшендә, индустриаль-педагогия техникумына укырга кергән.
Аны тәмамлагач, ронога эшкә урнашкан һәм әлегә кадәр шунда хезмәт куя. Читтән торып икътисади югары белем алган. Екатерина Григорьевна хәтта бәйрәмнәрдә һәм ялларда да, чын хезмәт кешесе буларак, отчетларны вакытында тапшырыр өчен эшкә чыга. Бухгалтерлык эшен күпләр ялыктыргыч һәм бертөрле дип саныйлар, ләкин бу беренче карашка гына шулай тоела. Аңарда нәрсәсе кызыклы инде, дип уйларга да мөмкин. Саннар, исәп-хисаплар, документлар белән эшләү. Моның белән беррәттән, бу һәрдаим ниндидер яңалыкны өйрәнү, мәгълүматлар эзләү, акыл фикерләвен үстерү. Әлеге хезмәт күп көч, вакыт таләп итә, кайчакларда нинди дә булса авырлыклар белән дә очрашырга туры килә. Екатерина Григорьевна үзен гаиләсе, балалары янында ял итәм, дип саный.
Безнең тормышта күп нәрсәләр үзгәрә, ләкин нәрсәләрдер үзгәрешсез кала. Хәзер яшь буын килә, ул, кайчандыр үзенә шулай булышлык күрсәткән кебек, тәҗрибәле бухгалтер буларак аларга да эшләрендә ярдәм итә.
фотоны Екатерина Сомова тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев