Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Фиргат Сулейманов: Минем хезмәтем – ашлыкны сый­фатлы итеп киптерү, склад­ларга озатып җибәрү

“Колос” агрофирмасы – игенчелек культурасы югары булган авыл хуҗалыгы.

Фиргать Сөләйма­нов, киптергечтә эшләүче:

– 2021 елда хуҗалыкның ындыр табагы территория­сендә яңа ашлык киптерү комплексы җиһазлан­ды­рыл­гач, киптерүче булып эшкә урнаштым. Минем хезмәтем – ашлыкны сый­фатлы итеп киптерү, склад­ларга озатып җибәрү. Хәзер ашлык 15 – 17 процент дым­лылык белән бара, аның дым­лылыгын, культурага карап, 13,5 – 13,9 процентка җит­керергә кирәк. Минем эшем 11 сәгать дәвам итә. Тәү­легенә 200 тон­нага кадәр ашлык кабул итәбез. Иртә белән техни­ка­ны карап чыгам, меха­низм­нарны эшләтеп җи­бәрәм. Бөтен процесс меха­никалаштырылган, ләкин кайчакларда кайбер нәрсәләрне көйләп җибәрү зарур, һәр­кайда да куллар кирәк. 
Хәзерге вакытта орлыкка арпа кип­терәбез. Сезонның соңгы культурасы кукуруз булачак, аны гыйнварга кадәр кип­тергән чаклар да булды. Шулай булгач, эш бар әле. Аннары, бары­сын да төгәлләгәч, җай­ланмаларны киләсе елга кадәр туктатып тора­быз. Ә июльдә яңа уңышны кабул итүгә әзерләнәчәкбез, шулай итеп, урак өстеннән алып урак өстенә кадәр яшибез.

Галина Таҗетдинова, автор фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев