Газета белән бер сулышта
Корреспондент Галина Таҗетдинова “Авангард” район газетасында утыз елдан күбрәк эшли.
Галина Валерьевнаны бүгенге көндә хаклы рәвештә матбугат хезмәте ветераны дип әйтергә була, ул – һөнәренә тугрылык һәм тормыш сөючәнлек үрнәге, бетмәс-төкәнмәс иҗади потенциалга ия.
Тәтештә туып-үскән Галя яшьтән үк үзенең тәрбиячеләре Ирина Заикина белән Лидия Таҗетдинова (соңыннан аның каенанасы була) үрнәгендә балалар бакчасында эшләргә карар итә.
Педагог Галина Никонорова мәктәп елларында кызда рус теле һәм әдәбиятына мәхәббәт тәрбияли ала. Язмыш үзе аны иҗат һөнәренә әзерләгән кебек тоелса да, Галина Таҗетдинова тәрбияче булу хыялыннан Тәтештәге 1нче урта мәктәпнең сигезенче сыйныфыннан соң да, педагогика училищесына укырга кергәч тә аерылмый. Аны тәмамлагач, Урюм урта мәктәбенә юллама ала.
– Мәктәп директоры Геннадий Львович Карабаев киң күңелле, аңлаучан, кирәгенчә кырыс та иде. Мин рус теле, әдәбият, географиядән укыттым, бишенче сыйныфларда класс җитәкчесе булдым. Ул вакытлар, педагогика коллективы һәм балалар хакында күңелемдә бик матур хатирәләр сакланып калды, – ди Галина Валерьевна.
Ике елдан соң ул кияүгә чыга һәм Тәтешкә кайта. Райкомда аңа Тәтеш педагогика училищесының комсомол оешмасы секретаре вазифасын тәкъдим итәләр. Декрет ялына чыкканчы шунда хезмәт куя. Улы үсә төшкәч, эшкә чыгарга вакыт җиткәч, комсомол оешмалары булмый инде.
Галина Валерьевна “Авангард” район газетасы редакциясенә корректор кирәклеген очраклы рәвештә белеп ала. 1996 елның февралендә ул беренче тапкыр Свердлов урамындагы иске редакция бинасы бусагасын атлап керә.
– Безнең гаиләдә газетаны һәрвакытта алдырдылар, ләкин редакциядә эшләячәгем турында уйлап та караганым булмады. Мине эшкә баш мөхәррир Рәхим Гарипович Габдрахманов кабул итте, – дип искә ала Галина Валерьевна.
90нчы елларда район газетасы атнага өч тапкыр чыкты. Аны Тәтештәге редакция бинасында урнашкан җирле типографиядә бастыралар иде. Аның хезмәткәрләре типография коллективы белән тыгыз элемтәдә хезмәт куйдылар.
– Мин хатлар бүлегенә җитәкчелек иткән Татьяна Константиновна Кожухина урынына килдем. Минем вазифам текст уку, линотипчылар ясаган хаталарны төзәтү иде. Шулай ук, әгәр стилистик хаталар тапсам корреспондентлар янына бара, ничегрәк итеп үзгәртсәң яхшырак булачагы турындагы фикеремне тәкъдим итә идем. Басмага җибәрер алдыннан өч тапкыр укырга тиеш идем, – дип уртаклаша Галина Валерьевна. – Редакция коллективы бик дус иде. Миңа җаваплы секретарь Ольга Борисовна Неплевская, дубляж газетасы корректоры Зәйнәп Абдулловна Җиһаншина бик ярдәм иттеләр. Газета уку кызык иде. Вакытлар узу белән мин язу стиле буенча һәр корреспондентның текстын белә башладым. Авыл хуҗалыгы мәгълүматлары аеруча зур игътибар таләп итте, алар кайчак ике тулы битне алып торды. Саннарда хата җибәрергә ярамый иде, чөнки авыл халкы барлык күрсәткечләрне игътибар белән күзәтеп барды.
Галина Валерьевна элеккеге баш мөхәррир Мансур Нигъмәтҗановны җылы сүзләр белән искә ала. Аның үзенә карата әтиләрчә каравын, редакциядә ул иң яшь хезмәткәр булуын билгеләп үтә.
Галина Валерьевна район газетасында 15 ел корректор булып эшли, ә 2013 елда ул вакыттагы баш мөхәррир Людмила Путятинская аңа үзен корреспондент сыйфатында сынап карарга тәкъдим итә.
– Җаваплы сәркатип Александр Бибин иде. Ул мине шаяртырга булган һәм күпфатирлы йортта барган капиталь ремонт турында материал язарга җибәрде. Объектка бардым, анда эшчеләр аның нигезен ясыйлар иде. Ничек аралышырга икән дип уйлыйм һәм болай дим: “Исәнмесез, мин редакциядән. Сөйләгез әле, зинһар, сез нәрсә белән шөгыльләнәсез”. Алар миңа аңлаттылар, мин язып алдым. Аннары әле тагын дөрес булсын дип, төзүчеләрдән барысын да кабат-кабат сораштым. Минем өчен бу катлаулы булды, төзелештә мин бөтенләй берни дә аңламый идем. Аннары медицина хезмәткәре турында язарга кирәк иде, монысы җиңелрәк булды. Мин башта авыл хуҗалыгы турында язмадым. Баш мөхәррир урынбасары Мәдинә Мансуровна Ибәтуллина мине беренче тапкыр бер фермага семинарга җибәрде. Шуннан бирле авыл хуҗалыгы тематикасы – минем темам, – дип елмаеп сөйли журналистикадагы беренче адымнары турында Галина Валерьевна.
Бүгенге көндә ул – төзелеш, терлекчелек турындагы мәкаләләрне җиңеллек белән язучы, махсус хәрби операциядә катнашучы аз сүзле кешенең шәхесен ачу өчен махсус сүзләр сайлап алучы, әңгәмәдә аз сүзле механизаторны сөйләтә ала торган үз эшенең остасы. Кыскасы, ул кеше күңелендәге моңарчы күрелмәгән якларны яктырта ала торган кылны таба белә.
Галина Валерьевна беренче тапкыр редакция бусагасын атлап кергәннән бирле күп нәрсәләр үзгәрде. Район газетасы коллективы ике тапкыр өй туен бәйрәм итте, линотиплар үткәндә калды, аларга алмашка компьютер версткасы килде. Газета Казанда басыла, ә тәтешлеләрнең тормышын Интернеттан башка күз алдына да китереп булмый. Ләкин басма сүз элеккечә үк җанлы, корреспондент һөнәре дә кирәкле булып кала бирә. Дөрес, бүгенге көндә ул яхшы текстлар язу гына түгел, фотога, видеога төшерә һәм монтажлый да белергә тиеш. Бу күнекмәләрне Галина Валерьевна да үзләштерде.
– Әйе, яңа технологияләр үзгәрешләр кертте, подписчикларыбызның күбесе безнең Интернет-басмалардагы яңалыкларны укуны өстенрәк күрә. Шуңа да карамастан, кешеләрнең газетаның кадерен белүе, аны укуы, көтеп алуы сөендерә. Аларның язмалар өчен рәхмәт белдереп шалтыратулары һәрчак күңелле. Анда алар миңа хәтта туганнары да белмәгән икенче бер яктан ачканым өчен рәхмәт әйтәләр. Бу бик шатлыклы, димәк, мин язма героенда кешеләрне гаҗәпләндерерлек һәм ул аларның күз алдында үсүе, ачылуы кебек шундый сыйфатларны таба алганмын. Бу безнең эштә иң мөһиме дип уйлыйм! – дип йомгаклый сүзен Галина Валерьевна.
Ул – профессионал гына түгел, бәхетле әни, хатын, әби дә. Узган ел алар ире Валерий белән мәрҗән туйларын – бергә яшәүләрнең 35 еллыгын билгеләп үттеләр.
Галина Валерьевнаны бөтен коллектив исеменнән зиһенле хезмәткәр, киң күңелле, ярдәмчел кеше – безнең кояшыбыз, хәтта яңгырлы, ямьсез көннәрдә дә редакциядә һәрвакытта җылылык һәм уңайлылык булдыручы, дисәм ялгышмамдыр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев