Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Георгий Тимрюков тирә-юньне ничек чиста итәргә кирәклеген белә

Шәһәрле Георгий Тимрюков урам җыештыручы булып бер елдан артык эшли.  

(Тәтеш, 24 июль, “Тәтеш таңнары”, Руслан Багиров).

Аның карамагында ун йорт. Кышын карны көрәк белән чистарта, җәен эше бераз азрак, дөрес, дача сезонында яшелчә бакчасында эшли, анда помидор һәм кыярлар өлгерә.

Георгий Владимирович тирә-юньне ничек итеп чис­тарак итәргә кирәклеген белә. 

– Чүпләмәскә генә ки­рәк, моңа карарга да оят. Көньяк урамындагы 6нчы йортка камера куяр­га кирәк. Андагы гаражлар арасында кемдер һәрвакытта чүп-чар пакетлары калдыра, чүп савытына кадәр илтергә әйтерсең бик авыр, – ди ул. 

Быелның февралендә тәтешлеләр ир-атка яр­дәм итәргә булганнар һәм дүрт мең сумнан артык акча җыйганнар. Георгий Владимирович әлеге акчага ­машинасын ремонтлаган. 

фото: Тимрюковлар гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев