Гөлүсә Натфуллина: “Мәктәптә эшләячәгемә һәрвакыт ышандым”
Бүген – Укытучы көне
(Тәтеш, 5 октябрь, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина). Тәтештәге татар урта мәктәбе укытучысы Гөлүсә Натфуллина укытучы һөнәре – җаваплы хезмәт, дип саный.
– Башлангыч сыйныфта чагында ук беренче укытучым Фәтхуллина Гүзәл Фәһим кызы үрнәк булды. Минем дә аның кебек игелекле, кайгыртучан, таләпчән һәм, иң мөһиме, үз укучыларымны яратучы, аңлаучан буласым килде. Еллар үтү белән иң кешелекле һөнәрләрнең берсен сайлап алу теләгем артты гына, мин остазларыма охшарга тырыштым, – дип уртаклаша Гөлүсә Хәбир кызы. – Алабирде урта мәктәбен тәмамлагач, педагогия көллиятенә документларымны тапшырдым. Хезмәт эшчәнлеген Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында башлап җибәрдем. Тирәмдә ярдәмчел кешеләр булуы белән миңа бәхет елмайды, чөнки коллективтагы мохит, үзара мөнәсәбәт эшли башлаганда һәр кеше өчен зур әһәмияткә ия. 2020 елның 9 декабрендә Тәтештәге татар урта мәктәбенә эшкә урнаштым. Бер елдан соң директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары итеп билгеләделәр. Балаларны ярату, яраткан эшкә тугрылык, түземлек – чын укытучы булу өчен кешегә шундый сыйфатлар кирәк.
фотоны Гөлүсә Натфуллина тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев