Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Гомере буе халык арасында

21 апрель – Җирле үзидарә көне

(Тәтеш, 21 апрель, “Тәтеш таңнары”). Розалия Хәбибуллинаны Олы Тормының легендасы дип йөртәләр.

Розалия Барый кызы җирле үзидарә органнарында 32 ел эшләгән. Ул җиңел булмаган, җаваплы, югары ос­талык та­ләп итә торган эшне башкарган – авыл Советы рәисе дә, авыл җирлеге администрациясе башлыгы да булып  хезмәт куйган.
Розалия Хәбибул­линаны авылда кече­сеннән алып олысына кадәр белә. Ул биредә, Олы Тормыда туып-үскән, гаилә ­корган. 

– Гражданнарны паспортлаштыру, аннары газлаштыру барышын беренче эш итеп искә алам. Хәзер генә ул газ тормышыбыз­да аерылгысыз өлешкә әйлән­де, әмма ерак үт­кәндә калган ул елларда  ке­ше­ләрне үгет­ләр­гә, күндерер­гә ту­ры килде. Юллар да, шулай ук транспорт та юк иде, Олы һәм Кече Тормыдагы, Чолыдагы барлык йортларны җәяү йөреп, хуҗалары белән сөйләшеп чы­га идем. Авыл кеше­ләре күнегелгән тормыш гадәтен үзгәр­тергә теләмәде, со­ңыннан рәхмәт әйттеләр, әлбәттә, – дип сөйли Розалия Барый кызы.     

Узган йөз еллыкның 70 нче елларыннан алып җирлекнең барлык мөһим проблемаларын санап чыкканда, икенчесе – йортларга стационар телефон кертү. Халык озак еллар су җитмәүдән интекте. Авылны су белән тәэмин итү бурычы килеп басты. “Чиста су” программасына керү өчен проект төзүдә катнаштым. Янгын чыккан вакытта авылның администрация бинасы янды, яңасын төзергә туры килде. Утыз ел эшчәнлек эчендә ниләр башкарылуының барысын да исәпләп чыгу мөмкин түгел. Ләкин бер нәрсәне әйтәм, эшләве бик кызыклы булды. 2001 елда пенсиягә чыктым, шулай да тагын бер ел эшләдем – район башлыгы мине вазифамда калырга үгетләде. Безнең җирлек барлык күрсәткечләр буенча яхшылар исәбендә булды.   

Хатын-кызга катлаулы проблемаларны чишү өчен никадәрле осталык, үткенлек, үз көченә ышанычлылык кирәк булган. Сүз уңаеннан, 1988 елның 8 мартында Розалия Хәбибуллинаның инициативасы буенча “Зәлидә” фольклор ансамбле оешкан. Иҗат төркемендә катнашучылар концертлар белән  районның барлык авылларына да диярлек барганнар. Ул дини гыйлем алган һәм үзенең белемен теләге булган һәркем белән дә бүлешә, дин – ул әдәплелек, дип саный. Розалия Барый кызы үзе әйткәнчә, гомере буе халык арасында.
фотоны Розалия Хәбибуллина тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев