Иңгә-иң куеп яшиләр
Кече Шәмәктән ирле-хатынлы Мария һәм Александр Афанасьевлар 65 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үткәннәр.
(Тәтеш, 26 март, “Тәтеш таңнары”, Лина Тихонова).
Истәлекле гаилә бәйрәме белән аларны җирлек башлыгы Алексей Афанасьев котлаган, юбилярларга Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов исеменнән котлау открыткасы белән истәлекле бүләк тапшырган.
– Сез балаларыгыз һәм оныкларыгыз өчен генә түгел, авыл, район халкы өчен дә үрнәк булып торасыз, – дигән Алексей Иванович, ир белән хатынга мөрәҗәгать итеп. – Үзләренең никахларын озак еллар буе саклап кала алучылар аз. Тату һәм бәхетле яшәгез. Безнең районда мондый гаиләләр булуына без бик шат.
Авылдашлары әйтүенчә, Александр Иванович белән Мария Ивановна – бик тыйнак, шул ук вакытта киң күңелле һәм кунакчыл кешеләр.
– Тормышта төрле хәлләр була, – диләр ир белән хатын. – Ызгыш-талашларга юл куймас өчен, кайвакыт дәшми калырга, бер-беребезгә юл бирергә туры килде. Бер-беребезне һәрвакытта хөрмәт иттек һәм, әлбәттә инде, мәхәббәтебез бүгенге көнгә кадәр сүрелми.
фото: https://tetushi.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев