Иң мөһиме – үз эшеңне ярату
Баш икътисадчы Миләүшә Салихова “Новая Заря” хуҗалыгында 30 ел – 1995 елдан бирле хезмәт куя.
Ул Олы Тормы авылында туып-үсә, шуңа күрә үзе турында “Туган авылымда эшләвем белән бәхетлемен. Кайда туган булсам, шунда кирәгем чыкты”, ди.
– Урып-җыю эшләренә бәйле киеренкелекне без дә, хуҗалыкның исәп-хисап – икътисад хезмәте белгечләре дә сизәбез. Безнең бурыч – хезмәткәрләрне кырлардагы эшләрне, урып-җыю эшләрен тиз һәм сыйфатлы башкару, уңышны төгәл һәм дөрес исәпкә алу белән кызыксындыру. Россия икътисадын цифрлаштыру яңа программалар белән эшләүне таләп итә. Бу яңа йөкләмәләр безгә бик күп тынгысызлыклар тудыра, көндәлек өйрәнү һәм консультацияләр таләп ителә. Бердәм мәгълүмат системасына җир ресурслары, чәчү әйләнешләре, кулланыла торган агрохимикатлар, һәрбер кырдан урып-җыелган уңыш, орлыклар турында төгәл белешмәләр кертергә кирәк. Дәүләт ярдәме чараларын алу мөмкинлеге безнең мәгълүматларга бәйле булачак.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре безгә даими рәвештә ярдәм күрсәтәләр, “Россельхозцентр”ның Тәтеш филиалыннан Сергей Матвеевка теләсә нинди сорау буенча мөрәҗәгать итәбез, – дип сөйли Миләүшә Гаяз кызы.
фотоны Миләүшә Салихова тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев