Йөз елга якын сузылган тарих
Келәш... Без авылның иң өлкән кешесе Өммегөлсем Гыйләметдиновада кунакта.
Вакыт агымы акрын гына үз көенә барган гади генә авыл өенең стенасында радио тавышы яңгырый – әйтерсең лә ул әбинең ялгыз көннәрен зур дөнья белән бәйләп торучы җеп кебек. Өммегөлсем әби безнең килүне белгән һәм очрашуга әзерләнеп көткән.

Өммегөлсем Гыйләметдин кызы 1927 елның 7 апрелендә Келәш авылында гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә. Гаиләдә барлыгы 13 бертуган була. Бүгенге көндә Өммегөлсем әби һәм Воронежда яшәүче, 90 яшьләр тирәсендәге бертуган энесе генә исән. Өммегөлсем дүртенче сыйныфны тәмамлагач, әнисе 12 яшьлек кызга чабата кидертә дә эшкә – чүп үләне утарга алып китә. Бригадирга: “Менә, эшче алып килдем”, – ди. Шуннан соң кыз башкалар белән бергә кырда хезмәт куя: урак ура, көлтә бәйли.
– Бер яз эчендә Тәтешкә чәчүлек орлыкка җиде тапкыр бардым, – дип искә ала әби. – Сигезенчесендә хәлсезләнүдән бара алмадым.
Берникадәр вакыттан Өммегөлсемне авыл хатын-кызлары белән бергә утын әзерләргә дип райондагы бер авылга җибәрәләр. Аннары аларга
Долиновкада агач кисәргә туры килә. Шуннан соң сугыш башлана. Ир-егетләр бер-бер артлы фронтка китә, Өммегөлсемнең ике абыйсын да сугышка алалар. Авылда, бөтен җирдәге кебек, ачлык-ялангачлык башлана.
– Алабута ашадык, – дип сөйли тыл хезмәтчәне. – Аңардан икмәк кара булып пешә иде. Халык сыер сөте белән җан асрады. Күпләр ачлыктан шешенделәр... Хәтта үлгән малларның итен дә ашаучылар булды. Бик авыр чаклар иде.
Сугыш вакытында кешеләр бәрәңге, тәмәке үстергәннәр, итне һәм сарык сөтен тапшырганнар, урманнан утын ташыганнар: аны кечкенә чаналарга төяп, Буага сатырга алып барганнар. Таң атканчы ук торып, билгеләнгән җиргә барып җиткәннәр. Аннары колхоз өчен агач кисәргә туры килгән.
– Без агач кисәргә барганда әни миңа бәрәңге биреп җибәрә иде. Аны эшләгәндә кимерә идем, – дип искә ала Өммегөлсем әби. – Утын алып кайтканда Чичирин тавына җиткәч, чабатаны салып, яланаяк төшә идек.
1945 елның мае. Кәрим бабасы кич белән көтүдән кайткач, калтыраган тавыш белән: “Сугыш беткән”, – дигән. Икенче абыйсының сугышта һәлак булуы турындагы хәбәр килгән. Бу вакытта әниләре Тоншермада эштә булган. Балалар, әниләрен көтеп, мич буенда елашып утырганнар. Ул өйгә кайтып кергәч, берни аңламыйча: “Нигә елыйсыз?” – дип сораган. “Әни, абый һәлак булган”, – дип бертавыштан җавап биргән балалар.
– Сугыш күпме гомерләрне алып китте, күпме кеше зыян күрде... Утлы еллар хәтердән җуелмый, – ди тыл хезмәткәре.
Сугыш тәмамлангач, Өммегөлсем башка тыл хезмәтчәннәре белән бергә Молотов өлкәсенә (хәзерге Пермь крае) китә. Анда күргәннәрен әби әрнеп сөйли:
– Алтышар ай мунча кермәгән вакытлар булды. Бетли идек. Шулай итеп урман кистек... Өч көн буе ашамыйча эшләгәнебезне әле дә хәтерлим.
Өммегөлсем Молотов өлкәсендә эшләп кайтканнан соң, Келәштәге фермага эшкә урнаша: башта сарыклар, аннары кош-кортлар карый.
– Печән төяргә баргач, арбадан егылып төштем. Бу 1953 елның 2 ноябре иде, бүгенгедәй ачык хәтерлим. Кулымны сындырдым. Ниләр генә күрмәдем инде... Сөйләп тә бетерерлек түгел. Кул сынганнан соң җиңелрәк эшкә күчтем һәм пенсиягә чыкканчы җыештыручы булып эшләдем. Хәзер яшәве бик җиңел. Ут, газ бар. Кышын Буада туганнарымда яшим, ә язын, көннәр җылыту белән, монда кайтам. Мине, Габдулла Тукай кебек, алып кайталар, алып китәләр, – ди ул елмаеп. – Биредә мине авылдашларым карый: үзем хәтта чәй дә ясый алмыйм, килеп ясаганнарын көтәм. Квитанцияләрне түлиләр, кибеттән азык-төлекләрне алып килеп бирәләр.
Күпне күргән тыл хезмәтчәне Өммегөлсем әби кайчак хатирәләргә бирелә. Аның карашы еракларга төбәлә, ә иреннәре үзеннән-үзе үткәннәрнең якты шатлыгы да, узган елларның авырлыгы да чагылган сүзләрне кабатлый:
– Их, яшьлек, яшьлек...
Элек ул чигәргә дә яраткан, кызлар моңа бер-берләреннән өйрәнгәннәр. Үзенең күп эшләрен ул авыл музеена бүләк иткән. Өенә күз салсаң, аларны өстәлләрдә һәм стеналарда күрергә була.
Өммегөлсем әби гомер буе әти-әнисе белән яшәгән, аларны караган һәм соңгы юлга озаткан. Әни исән чагында елый-елый: “Кызым, безне ташлама, синнән башка нишләрбез, дип әйтә иде”, – ди әби.
Мич кырыенда, киштәләрдә открыткалар тезелгән. Өммегөлсем әби елмаеп: “Хәтта Кремльдән дә бар!” – ди.
Аралашканнан соң, ул яшьлек турында җырлар җырлады, мөнәҗәтләр көйләде, догалар укыды.
– Хәзер барысы да бар, акчасын да бирәләр, – ди Өммегөлсем әби. – Тик яшьлек кенә юк, менә шунысы ямансу. Хөкүмәткә дә, Аллаһка да бик рәхмәтлемен. Шөкер, яшәдем, яшим. Гомернең һәр мизгеленең кадерен белегез, чын күңелдән эшләгез. Көч-куәтле булыгыз.
Мин аңардан ялгыз көннәрен уздырганда нәрсәләр хакында уйлавы белән кызыксындым.
Әби яшьлек елларын: ничек итеп печән ташуларын, утын кисүләрен, көзге урманнарның нинди гүзәл булуын искә төшерүен әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев